Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Марс Шабаев
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Марс Шабаев
(1936-2008)

Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941—1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Бишенче, алтынчы классларны Хуҗамәт җидееллык мәктәбендә тәмамлый, аннары, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, бер ел җиденче класста, соңыннан Минзәлә педагогия училищесында белем ала. 1953—1958 елларда Марс Шабаев—Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, ул журналистика өлкәсендәге күпьеллык хезмәт эшчәнлеген башлый: 1958—1960 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакторы, 1961—1964 елларда «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары 1967 елның апреленә кадәр «Азат хатын» журналы редакциясенең җаваплы секретаре булып эшли. 1968—1970 елларда Марс Шабаев «Чаян» журналы редакциясендә тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар союзы карамагында чыга торган «Идел» альманахының җаваплы редакторы хезмәтләрен башкара. 1970 елның көзеннән ул Татарстан китап нәшриятында әүвәл баш редактор урынбасары, ә 1972—1977 елларда баш редактор булып эшли. 1977 елнын июненнән 1983 елның октябренә кадәр ул — нәшриятның матур әдәбият рeдакциясендә өлкән редактор хезмәтендә. М. Шабаев—1963 елдан КПСС члены.

Марс Шабаевның шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы 1962 елда басылып чыга. Аннан сон алтмышынчы еллар дәвамында «Кына гөле», «Ашкыну», «Зәңгәр планетам». «Сине эзлим» кебек җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда ул аеруча Поэма жанрында уңышлы иҗат итә. - Аның «Шәймәт карт» (1956), «Кына гөле» (1962), «Әби-апа» , «Сине эзлим» (1965), «Артист» 1966) исемле поэмалары гади хезмәт кешеләренең истә калырдай кызыклы образларын тудыру белән бергә, заманны тасвирлаудагы актив гражданлык Позициясе һәм форма-стильдәге үзенчәлекле поэтик табышлары белән дә игътибарны җәлеп итәләр. Бу сыйфатлар шагыйрьнең күпчелек лирик һәм ублицистик шигырьләренә, легенда һәм балладаларына да хас. Заман темасын үзләштерү юлындагы поэтик эзләнүләре М. Шабаевның иҗатын яңа образлар, яңа сурәтләү алымнары белән баета. Алтмышынчы еллар азагыннан башлап аның поэзиясендәге публицистик һәм фәлсәфи-лирик башлангычлар тагы да тирәнәя һәм көчәя төшә. Шагыйрь заман кешесенең тормышта тоткан урыны, эш-гамәле турында уйлана, тирә-як мохит һәм табигатьтәге үзгәрешләр белән тыгыз бәйләп, заман проблемаларының кеше психологиясендәге катлаулы чагылышын сәнгатьчә сурәтләп бирергә омтыла һәм бу юлда уңышлы нәтиҗәләргә ирешә. «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен М. Шабаев 1976 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Шагыйрь үзе яшәгән чорның фәлсәфи-әхлакый эчтәлеген үз шәхесенең кичерешләре аша тирәнрәк ачу юнәлешендәге эзләнүләрен дәвам иттерә. Аның 1982 елда басылып чыккан «Ак тынлык» исемле җыентыгындагы шигырьләре шагыйрь каләменең елдан-ел чарлана, хис һәм фикерләрнең тагы да табигыйрак төсләр, образлар белән байый баруы турында сөйли.

Марс Шабаев проза һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Ул — туган як табигатенең шигъри гүзәллегенә дан җырлаган «Салда сәяхәт» (1967) исемле повесть авторы. Ә аның күп санлы шигъри тәрҗемәләреннән Американың бөек шагыйре — гуманист Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле күләмле шигъри китабы (1975) татар тәрҗемә әдәбиятында күренекле бер вакыйга буларак кабул ителде.

Марс Шабаев җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1974—1979 елларда ул Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, ә 1975—1980 елларда РСФСР Язучылар союзының ревизия комиссиясе члены булып торды.

1984 елда М. Шабаевка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Ул— 1967 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яңа җыр: Поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 35 б. 10 000.

Кына гөле: Поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 36 б. 6 000.

Ашкыну: [Шигырьләр, баллада һәм поэмалар].— Казан: Таткитнәшр., 1964.—60 б. 8000.

Зәңгәр планетам: Лирика.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—70 б. 3000.

Сине эзлим: Поэма һәм шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966—59 б. 7500.

Әби-апа: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 59 б, 8000

Гомерлек бәйрәм: [Шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1968.—47 б. 9000

.

Ир егет Идел кичәр: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—68 б. 3500.

Салда сәяхәт: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1971.—151 б. ил. 8000.

Шул ук.—Тулыл. 2-басма —Казан: Таткитнәшр., 1977.—264 б. 11000. Рец.: Яруллин Ф. Матурлыкка сәяхәт.—Соц. Татарстан, 1971, 12 дек.

Җикән камыш: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 128 б. 3000 Рец.: Сарьян X. Туган җиренең шагыйре.—Кит.: Сарьян X. уен уйдырып сал... Казан, 1977, 67—72 б.; Хәким С. Яшел җилкән җыры.—Соц. Татарстан, 1973, 15 июль.

Онытма...: Шигырьләр. Поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 144 портр. 4000. Рец.: Хәким С. Яшел җикәннәр җыры.—Соц. Татарстан, 1973, 15 июль.

Көн арты көн: Шигырьләр, легендалар, поэмалар. [X. Камалов кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1978.—384 б., портр. 5000.— (Шигырьк-ханәсе)

Мич башында биш мәче: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979 -—40 « 10 000.

Ак тынлык: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—96 б. 4500

Җыр тәме: Шигырьләр. [X. Хәйри кереш сүзе].-Казан: Таткитнәпш 1983.—240 б., портр. 4000.

Ищу тебя: Стихи и поэмы/Пер. В. Гончарова.— Казань: Таткнигоиздат 1974.—175 с. 4000.

Полушария: Стихи и поэмы. Пер с татар.— М.: Современник, 1979, 63 с.— (Новинки «Современника»). 10 000.

Аның турында

Алсу МОСТАФИНА. «ЗӘҢГӘР КҮЛГӘ ТАШЛАР АТТЫҢ...»

Ахунҗанов И. Яшел арышларга борылып кайту.— Кит.: АхунҗановИ. Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978, 73—81 б.
Исламов И. Марс Шабаев шигырьләре.— Татарстан яшьләре, 1962, 1 ноябрь.
Гыйләҗев А. Төкле аягың белән!: (Марс Шабаевның иҗат портр.).— Казан утлары, 1967, № 5, 103—104 б.
А х у н о в Г. Ныклык: Марс Шабаев поэзиясе турында кайбер уйлар.— Казан утлары, 1973, № 5, 164—169 б.
Гатауллин Р. Тормышчан иҗат.— Татарстан яшьләре, 1976, 13 апр. Г. Тукай исем. премиягә тәкъдим ителү уңаеннан; Канатлар кагар чаклар.— Сов. мәктәбе, 1976, № 6, 62 б.
Рәхим Г., Мингалимов Р. Кырлар, юллар, кешеләр.— Соц. Татарстан, 1976, 28 март.
Сарьян X. Туган җир шагыйре.— Соц. Татарстан, 1976, 18 апр.
Фәйзуллин Р. Чал чәчле, ялан аяклы.— Яшь ленинчы, 1976, 10 апр.
Зөлкарнәев Ф. Тормыш матурлыгы өчен.— Соц. Татарстан, 1983, 14-июль.
Марс Шабаевка 50 яшь.— Казан утлары, 1983, № 7, 100 б.
Гатауллин Р. Уитмен белән очрашу. [Уитмен У. Үлән яфраклары. М. Шабаев тәрҗ.]—Соц. Татарстан, 1975, 7 дек.
Мостафин Р. «Үлән яфраклары». [У. Уитмен. М. Шабаев тәрҗ.] Казан утлары, 1976, № 7, 179—180 б.
Ахунзянов И. Эскиз к портрету поэта.— Сов. Татария, 1976, 4 апр» Возвращение к зеленой ржи.— Сов. Татария, 1975, 2 февр.
Махмудов А. Огонь раздумий.—Нева, 1976, № 6, с. 201.
Хаким С. Правдивость и человечность.— Комсомолец Татарии, 4 апр.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012