Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Марс Шабаев
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

«ЗӘҢГӘР КҮЛГӘ ТАШЛАР АТТЫҢ...»

Марс Шабаев
МАРС ШАБАЕВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Марс Шабаев — үткән гасырның икенче яртысындагы әдәби мохитнең төп үсеш чалымнарын чагылдырган, анык һәм тайпылышсыз үз гражданлык позициясе булган сүз остасы. Әдәбиятны кеше аңын формалаштыруда бөек көч дип санаган буынның бер вәкиле... Аның тәүге шигъри тәҗрибәләре вакытлы матбугатта узган гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Кеше һәм тирәлек, шул рухи-әхлакый якынлыкта тереклекнең үлемсезлеген күрү — М.Шабаев лирикасының төп мәүзугьларының берсе буларак үстерелә. Алгарак китеп, шуны да искәртәсе килә: аның иманына, эчке ышанычына туры килгән Американың бөек гуманист шагыйре Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле күләмле шигырьләр китабын тәрҗемә итүе очраклы хәл түгел иде. Шагыйрьгә инглиз телле язучының табигатьне тындый белүе якын. У.Уитмен иҗатын татар укучысына ирештерүе әдәби вакыйга булып, М.Шабаевның шагыйрь буларак үсеп китүенә дә этәргеч көч бирә. Соңрак ул Е.Евтушенконың «Казан университеты», «Әни һәм нейтрон бомба», Р.Мирхәйдәровның «Иртәләгән сагыш», «Һәрнәрсәгә акчалата» романнарын тәрҗемә итеп, бу өлкәдә зур уңышларга ирешә.

* * *

«Рухы белән илленче елларга тугры калса да, нигездә ул — алтмышынчы еллар шагыйре. Яңа ритм-стиле, шигъри чаралары, публицистика һәм лирика кушылган шигырь, поэмалары белән...» — дип яза М.Шабаев турында Р.Гаташ. Алтмышьшчы-җитмешенче еллар сәяси, әхлакый, фәлсәфи, җәмгыяви яссылыклардан килеп бәяләгәндә, аеруча игътибарга лаеклы. «Хрущев җепшеклеге» дип аталган чорда әдәбият яңара, алдагы елларда рәсми хакимият тарафыннан каһәрләнгән катламнары укучыга кайтарыла башлый. Тыелган Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич, С.Сүнчәләй, Н.Думави әсәрләре, Сталин режимы тарафыннан репрессияләнгән әдипләр (Х.Туфан, Ф.Бурнаш, Г.Мөхәммәтшин һ.б.) иҗаты халыкка ирешә. Әлеге хәлләр агымдагы сүз сәнгатенең үсешенә унай тәэсир ясый. Нәкъ менә шундый вакыйгалар, үзгәрешләр чорында М.Шабаев поэзиягә шау-шусыз гына килеп керә, үз юнәлешен раслый.

Каләм иясенең иҗаты аның тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән. Шагыйрь С.Есенин, тәрҗемәи хәле һәм иҗаты арасындагы бәйләнешне билгеләгәндә: «Минем биографиям — шигырьләремдә», — дип әйткән һәм бу фикер үзен аклый кебек. Тормыш вакыйгалары, ниндидер хәлләр, һичшиксез, әдип иҗатына тәэсир ясый, үз яңгырашын бирә. Бигрәк тә лирик төрдә каләмен чарлаучы шагыйрьләр иҗаты аларның биографиясе белән тыгыз бәйләнештә була, моңда шәхси хис-кичерешләр, автор, лирик герой кебек төшенчәләр әһәмиятле урынны тота. Шуңа күрә теге яисә бу шагыйрьне, язучыны өйрәнгәндә, әсәрләрен тикшергәндә, аның тәрҗемәи хәле белән танышып чыгу кирәк.

Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлеңдә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туып-үсә. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс күрше Усай авылында яшәүче әнисенең бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941-1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Бишенче-алтынчы сыйныфларны Хуҗамәт мәктәбендә, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, шундагы мәктәптә җиденчене тәмамлый. 1949-1953 елларда Минзәлә педагогия училищесында белем ала. Соңрак М.Шабаев Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакторы булып эшли, 1961 елда — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, 1964 елдан башлап — «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының җаваплы сәркатибе. 1970 елдан Татарстан китап нәшриятында — баш мөхәррир урынбасары һәм 1972-1977 елларда нәшриятның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Озак еллар дәвамында «Казан утлары» журналында бүлек мөдире булып эшли.

Алтмышынчы еллар дәвамында шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Кына гөле» (1963), «Ашкыну» (1964), «Зәңгәр планетам» (1965), «Сине эзлим» (1966), «Әби-апа» (1967), «Гомерлек бәйрәм» (1968), «Ир-егет Идел кичәр» (1969) җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда шагыйрь аеруча поэма жанрында уңышлы иҗат итә. Аның «Шәймәт карт», «Яна җыр», «Җирән Конрад», «Кына гөле», «Әби-апа», «Дие татарише фрау», «Сине эзлим», «Артист» исемле поэмалары, гади хезмәт кешеләренең истә калырдай кызыклы образларын тудыру белән бергә, шул заманны тасвирлаудагы актив гражданлык позициясе һәм форма-стильдәге үзенчәлекле шигъри табышлары белән дә игътибарны җәлеп итәләр.

Әдипнең проза өлкәсендәге эшчәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул — туган як табигатенең шигъри гүзәллегенә дан җырлаган «Салда сәяхәт» (1967) исемле повесть һәм байтак кына лирик хикәяләр авторы да. «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен М.Шабаев 1976 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

«М.Шабаевның лирик герое — чор мөмкинлекләре, каршылыклары эчендә яшәүче реалистик уйлы, сабыр кеше. Беренче карашка, ул бик үк зур куәт иясеннән түгел, икенче карасаң, аның әһәмияте дә шунда. Ул үз буынының, чорының киң таралган сыйфатларын чагылдыручы шәхес. Аның көче — туган җиренә, туган халкына эчкерсез мәхәббәтендә. Хиснең ихласлыгы, олылыгы шәхес масштабларын зурайта» , — дип яза Ф.Зөлкарнәй М.Шабаев иҗатының лирик герое хакында. Романтик ашкынулы рух, киләчәккә, үз көченә нык ышанганлык — беренче чор лирик героеның төп сыйфатлары. Аның фикерләвенә максималистик кискенлек, контрастлык хас. Шул чордагы бер шигырендә шагыйрь моның сәбәбе итеп яшьлекне атый. Әсәрләрдә оптимизм, киләчәк турындагы уйларның матурлыгы, яктылыгы көчле гәүдәләнеш ала. Шатлык хисе вакыты белән артык «кызыл» юллар тудыра («Йөрәктә — җыр»).

Космосны яулау башлангач, татар әдәбиятында шул темага багышланган шигырь-поэмалар күбәеп китә. М.Шабаев поэзиясендә ул үзенчәлекле бер тема булып калка, күп кенә шигырьләрендә урын ала («Малайлар», «Космонавт улы» һ. б.). 60 нчы еллар уртасыннан шагыйрьнең омтылышлары реальрәк, үз мөхитебез белән бәйле чалымнар киңрәк урын ала.
Кояш таплы, ай таплы дип
Җырлауларым җитәрлек.
Юләрлек...
Җир тапларын юар өчен
Җиңнәремне сызганам,
— ди шагыйрь «Соңлый язган тәүбә» (1967) шигырендә. М. Шабаев иҗатында романтик ашкынуларга гына нигезләнгән, реаль җирлеге аз булган вәгъдәләр, декларацияле шигырьләр күренми башлый. Дөньяны, халыкны, шәхесне ныклап өйрәнергә, аңларга теләү омтылышы алгы планга чыга. Шагыйрь иҗатына дөньяны шигъри танып белүнең тирән, колачлы агымы килеп керә.

Алтмышынчы еллар азагыннан М.Шабаев поэзиясендә публицистик һәм фәлсәфи-лирик башлангычлар тирәнәя һәм көчәя төшә, билгеле бер күренешкә, вакыйгага мөнәсәбәт алгы планга чыга. Шагыйрь заман кешесенең тормышта тоткан урыны, эш-гамәле турында уйлана, тирә-як мохит һәм табигатьтәге үзгәрешләр белән тыгыз бәйләп, заман проблемаларының кеше психологиясендәге катлаулы чагылышын сәнгатьчә сурәтләп бирергә омтыла һәм бу юлда уңышлы нәтиҗәләргә ирешә («Соңгы җырым түгел», «Чәчелеп киткән җиләк түгел...», «Кинәт кенә...», «Чатыр таудагы уйлар», «Тормыш әлифбасы» һ. б.):
Безгә туры килде Атом чоры, 
Күрдек Хиросима шәүләсен. 
Җир, бу синең соңгы җырың белән 
Ахырзаман көтик мәллә соң?
	(«Чорлар хакында»)
Шагыйрь халык тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы, ул китергән бәхетсезлекләр хакында уйлана. 30 нчы елларда туган М.Шабаевлар буыны өчен сугыш — чын мәгънәсендә дәһшәт. Алар үз-үзләрен аңлый, яшәүнең бәхет икәнен тоемлый гына башлаган бер чакта сугыш кузгала. Әйләнә-тирә дөнья капыл үзгәрә, бәхетле балачак өзелә, кайдадыр кала, югала. Шуңа күрә дә алар иҗатында шул чор белән илһамлану кебек мотивлар гомумән юк. Искә төшсә дә, ул бары әрнү генә уята. Сабыйлыкка юл бөтенләй өзелгән.

М.Шабаев күңелендә Минзәлә якларының матур һәм игелекле образы яши. Табигать шагыйрь җанының, рухи яшәешенең мөһим бер өлешенә әверелә. Туган як табигатенә булган җылы, эчкерсез хисләр аның иҗатында үзәк урынны ала. Алар бигрәк тә алтмышынчы елларда язылган «Җикән камыш» циклында тулы гәүдәләнеш таба. Бу цикл — М.Шабаев иҗатының әһәмиятле өлеше. Ул бик вакытлы, тормышның заман тудырган үзгәрешләре нәтиҗәсендә шәһәрләшү процессына эләккәндә, табигатьтән ераклаша төшкән вакытта языла. Әдип табигатькә нисбәтән ихлас хисләрен шигырь юлларына чыгара («Кара туфрак, туган туфрак», «Ык печәне», «Яңгыр үтте», «Чишмә», «Шәфәкъ җиле», «Шаһит усаклар», «Ай Ыкка төшкән дә шаяра»):
Урман тавышларын тыңлый-тыңлый, 
Атлап киләм тап-тар сукмактан. 
Иңнәренә алсу яулык салып, 
Ык ягыннан туа йомшак таң.
Җитмешенче еллар уртасыннан М.Шабаев поэзиясендә сагыш мотивы күбрәк урын ала башлый. Тормышның тиз үтүе, картлык җитүе турында уйланулар, күңел төшенкелеге шигырьләрдә моң булып агыла («Язы үтте...», «Тупылларда көзге яфрак яна», «Яңгырлы җәй...», «Җаныңны як», «Үзе генә белгән берәүгә» Һ.6.):
Тыңлап ятам...
Йөрәк тигез тибә
Юк, канәгать түгел үземнән:
Чөнки күңел-оркестрның
Иң кирәкле кылы өзелгән...
Бары бер кыл!
һәм уйнамый күңел...
Күнел лирикасы, мәхәббәт темасы шагыйрь иҗатында аерым урынны били, аерым көлтәне тәшкил итә, биредә романтик башлангыч зур әһәмияткә ия. Лирик герой хисләрен кайчак талгын, йомгак сүткән шикелле салмак кына җиткерә («Вәгъдә йөзеге», «Ак күгәрченмени...», «Бер исемне...»), кайчак ул сөйгәненә булган мәхәббәттән дөрләп яна, аның хисләре ярларына сыеша алмый агыла («Назга сусау», «Меңнәр арасыннан табышырга» Һ.6.). Күпчелек татар әдипләре үзгәртеп корулардан соң хәрәкәт һәм эзләнү заманы килеп җитүен, иҗат кешеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачылуын дөрес сиземли, халыкның бәйсезлек өчен көрәшенә юнәлеш бирү, ярдәм итү рухы белән яши, халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана. М.Шабаев та газиз халкы, аның тарихы белән кызыксына, изарына азыкны ул Болгар хәрабәләреннән, Биләр якларыннан таба, тарих безгә китереп җиткергән истәлек-хәтирәләрне, ядкарьләрне хыялы, рухы, зиһене аша үткәрә, алар өчен борчыла («Кичке эңгер», «Шәһри Болгар» Һ.6.):
Көл-күмергә калып вәйран булган 
Канлы ярам — Шәhре Болгарым, 
Хәрабәләреңнән кутәрелмәк, Тармак була соңгы улларың... 
Үлгәннәрнең рухы тынлык сорый... 
Дөнья кумак була исәннәр. 
Шәhре Болгар! 
Хәрабәләреңдә 
Тик битараф җилләр исәләр...
	( «Шәһри Болгар»)
Башлангыч иҗатына хас акланмаган оптимизм, күтәренке рух, соңрак фәлсәфи юнәлеш алып, кеше, язмыш, сугыш, халык, галәм турында уйлануларның кичереш үзәгенә чыгуы, көчле яңгыраш алуы күзәтелә.

* * *

М. Шабаевның шигъри дөньясында лирикасы белән поэмалары үзара тыгыз мөнәсәбәттә тора, берсен-берсе тулыландырып үсә. 1956-1987 еллар аралыгында гына да әдипнең унбер поэмасы дөнья күрә. Лиро-эпик әсәрләре тематик яктан шактый үзенчәлекле, аерым игътибарга лаек булып, иҗатында тарихи, мәңгелек мәүзугълар аеруча зур урынны алып тора.

Бөек Ватан сугышы башланганда шагыйрьгә нибары җиде-сигез яшь булган, шулай да ул аның авырлыгын күргән, тойган, үз авылдашлары, үз гаиләсе язмышында сугышның дәһшәтлеген, фаҗигалелеген аңлаган. Балачакта алган тәэсирләр хәтер тактасыннан юылмый, мәңге истә кала. Аларның бер чагылышы булып «Җирән Конрад», «Дие татарише фрау», «Сине эзлим», «Артист», «Әби-апа», «Ярты Төн Бәйрәме» поэмалары тора. Жанр хасиятләре ягыннан бу поэмалар лирик башлангычлы, аларда, вакыйгадан бигрәк, хис-кичереш, мөнәсәбәт алгы планга чыга. «Сине эзлим» поэмасының каһарманы — сугышта югалган әтисен эзләүче автор үзе. «Сабантуй» газетасына биргән интервьюсында М.Шабаев болай ди: «Мине шагыйрь буларак «Сине эзлим» дигән поэмам белән таныдылар. Сугышта югалган әтисен эзләүче малай — мин ул, шуңа кичерешләр дә табигый, җанга үтәрлек. Хәтта авыл исемнәрен дә үзгәртмичә, шул килеш калдырдым». Поэмада сугыш аркасында әтисеннән мәхрүм калган баланың хис— кичерешләре үзәктә тора. Монда төгәлләнгән вакыйга да, катлаулы характерлар да юк. Үзәктә лирик халәтнең алышынуы, кичерешнең эзлекле үсеше, шәхеснең уйланулары ята. Шагыйрь кеше рухында барган хәрәкәтне чагылдырырга, лирика алымнары белән кеше хисенең иң нечкә тармакларына үтеп керергә омтыла:
Үләннәрдә чыклар күптән кипкән,
Күзләрдән дә чыклар кипкәннәр.
Кайда,
Нинди үлән булып шыткан икән
Кырык бердә чыгып киткәннәр.
Сугышта югалган әтисен эзләүче лирик герой тынычлана алмый, аның күңелендә билгесезлек, сагыш, әрнү хисләре һәрвакыт яши, гомере буе озата. Лирик герой өчен әтисе — үзе бер дөнья. Ул бер үк вакытта кояш та, туган як та, кайтаваз да, буран да... Әсәр дәвамыңда «чыклы үлән», «эз» кебек образлар еш кабатлана. Биредә «чыклы үлән» — лирик геройның сагыш, билгесезлек тулы күңеле кебек аңлашыла, «эз» образы әтисе турында юылмас хатирәне гәүдәләндерә:
Ел томаны аша сине эзлим, 
Томаннарда ялгыз эз генә... 
Чыклы үләннәрдә ярылып калды 
Шул ялгыз эз -
Синең эзләрең.
Әдипнең сугыш темасын уңышлы яктырткан әсәрләренең берсе — «Җирән Конрад» поэмасы. Биредә, башка шагыйрьләрнең әсәрләреннән аермалы буларак, халкыбызның киң күңеллелеге, фашизм белән немец халкын тигез куймавы күзәтелә. Поэманың үзәгеңдә сугыш белән бәйле вакыйгалар нәтиҗәсендә лирик герой күңелендә туган хисләр, ал арга карата булган мөнәсәбәт ята. Поэмада вакыйга контрастлы, драматизмга бай. Бөек Ватан сугышы елларындагы татар авылы кешеләренең немец фашизмына каршы нәфрәт хисләре, мәктәп балаларының тере немец Конрад белән очрашкандагы каршылыклы уйлары поэмада гаҗәеп җанлы, психологик яктан үзенчәлекле, шигъри буяуларга бай итеп бирелгән. Аның соңгы юллары кан коюлы, гадел булмаган сугышларны оештыручыларга, дөньяның тынычлыгын кабат бозарга теләүчеләргә ачы нәфрәт булып, сугышка каршы көчле набат булып яңгырый.

1964 елда иҗат ителгән «Дие татарише фрау» поэмасы «Җирән Конрад» поэмасына аваздаш, алар арасында шигъри һәм идея уртаклыгы, бердәмлеге сизелеп тора. Биредә дә сугыш вакыйгалары тудырган хис-кичерешләр, халкыбызның шәфкатьле булуы турында фикер үзәк урынны ала. Поэма врач Зәйнәп Бәхтияровага багышлана. Татар хатыны немец әсирләрен, күңелендә барган каршылыкларга карамастан, терелтүгә зур көч куя. Ул дәвалаган немец әсирләре, сугыш тәмамлангач, хат язып, аны үзләренә кунакка чакырганнар. Марс Шабаев иллюстрацияләү юлына басмыйча, хисләрне киеренке, тәэсирле итеп җиткерә алган. Врач хатын образында татар хатыннарына хас булган сыйфатлар тулы чагылыш таба. Эшенә гаять җаваплылык белән карау, теләсә нинди очракта да вак хисләрдән өстен кала белү, авырлыкны үзенә алу — болар барысы да врач хатында бар, шуңа күрә ул дәвалаган немецлар сугыштан соң да аны онытмыйлар. Автор әсәрендә кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны олылый, шул хасиятләргә ия булган татар хатынына дан җырлый:
Баш иик,
Кешеләр,
Без аңа:
Ул-
Ана,
Иң олы гуманист.
М.Шабаев гаделлек, халыкка хезмәт итү мотивларын халык мифологиясенә нигезләнгән «Айзирәк ханбикә кыйссасы» (1972-1987) поэмасында ачып сала. Биредә дә, вакыйгалардан бигрәк, хис-кичерешләр үзәк урынны алып тора. Әлеге поэманы Марс Шабаев Иван Бунин тәрҗемәсендәге Альфред Теннисонның (1809-1892) «Годива» исемле әсәре сюжетына нигезләнеп язган. Әдип герой исемнәрен милли җирлеккә утырта һәм аларга аерым бер мәгънәви йөкләмә бирә. Айзирәк исемеңдә кызның ай кебек матур, якты булуына һәм зирәклегенә укучының игътибарын юнәлтсә, Җаһил дигәндә, геройның явызлыгына басым ясый. Поэмада Җаһил исемле явыз ханның идарә иткән вакыты тасвирлана. Ул халыктан зур салымнар җыйган, үзе исә кәеф-сафа корырга яраткан. Аның хатыны Айзирәк исә аңа капма-каршы образ буларак сурәтләнә. Ханбикә халыкның авыр хәлен күрә, аңлый, аңа ярдәм итәргә тели. Илен, халкын куп санлы салымнардан, җәбер-золымнардан коткару өчен, ул явыз хан куйган шартны үтәргә була: Җаһил Айзирәккә шәһәр буенча шәрәтән узарга куша. Халык, кызның сафлыгына баш иеп, ул урамнардан шәрә килеш үткәндә, күзләрен йома, өйләреннән чыкмый. Айзирәк образына бәйле автор биредә Коръәндә урын алган нур фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итә. Шунысы кызыклы: оригиналда һәм русча тәрҗемәдә кыз нур белән бер тапкыр тиңләнсә, М.Шабаев поэмасында исә җиде тапкыр чагыштырыла. Татар шагыйре поэманы шәркый, милли нигезгә якынайта. Нур фәлсәфәсе түбәндәгечә ачыла: Аллаһыдан, пәйгамбәрдән, изге, саф кешеләрдән яктылык сибелгән шикелле, Айзирәктән дә якты нур бөркелә, автор кызны «нур-шәүлә» дип атый. Әсәр яхшылыкның, гаделлекнең һәрчак өстен чыгуын дәлилли, халык, ил турында кайгырту, алар өчен борчылу кирәклеге турында сөйли.

Мәхәббәт сынавы — мәңгелек тема, ул һәр заман кешеләре өчен уртак, һәр аерым шәхес өчен яңа, уттан алып суга салучы, күкләргә күтәреп, караңгылык базына ташлаучы мәңгелек хисләрнең берсе. М.Шабаев фикереңчә, сөю сәгадәтен татымаган кеше — бәхетсез. «Кына гөле» (1962-1972) поэмасында вакыйгалылык зур әһәмияткә ия. Әсәрнең каһарманнары Рәшидә белән Галимҗан бер-берсен ошатып йөриләр. Рәшидә әнисе белән генә үсә, әтисен бер дә күрми. Әнисе кызын ярлы тормыштан коткару нияте белән аңа бай кияү эзли. Рәшидәнең исә байлыкка исе китми, ул Галимҗанны сөя. Үз-үзенә бикләнә, башкалар белән аралашмый, шуңа күрә кызга «Кына гөле» дигән исем кушыла. Шагыйрьнең, әкияттәге серле таяк шикелле, төрле могҗизалар ясарга сәләтле «илһам таягы» Галимҗанны юлдан алып ташлый. Рәшидә яратмаган, әмма акчалы кешегә — Әнвәргә тормышка чыга. Мәхәббәт җимерелә... Күргәнебезчә, монда мәхәббәт темасын яңача ачу күзәтелми, тапталган, ясалма сюжетка иярү ачык чагыла. Вак вакыйгаларга игътибар итү, аларны җентекләп тасвирларга тырышу психологик анализның көчсез булуына китергән. Бу урында шуны да билгеләп үтик: мәхәббәт темасы шагыйрьнең «Ярты Төн Бәйрәме», «Сине эзлим», «Дие татарише фрау», «Әби-апа», «Яңа җыр» кебек поэмалары тукымасына да өлешчә үтеп керә, аларда ул өстәмә мотив ролен үти.

Марс Шабаевның шигъри дөньясы үзенчәлекле, һичкемне кабатламый, аерым алганда, лирикасы романтик башлангычлы, фәлсәфи юнәлешле булуы, поэмалары идея-тематик яктан оригиналь, үзенчә булуы белән җәлеп итә. Шагыйрь иҗаты — татар поэзиясе диңгезенә коючы үзенә генә хас моңы, яме булган җырлы елга. Аның татар әдәбиятында, үз чоры шигъриятендә лаеклы урыны бар.

Алсу МОСТАФИНА,
КФУ аспиранты.
Казан утлары № 7, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012