Бүген Әдипләр: Чулпан Хәйруллина
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Чулпан Хәйруллина
Чулпан Хәйруллина исемле журналист «Идел»нең даими укучысына инде хикәяче буларак та азмы-күпме таныш. Үзе турында ул: «Апас районы Зур Күккүз авылында тудым. Кече Болгаер урта мәктәбен тәмамладым. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында татар журналистикасы буенча белгечлек алдым. Журналистикадагы хезмәт юлым «Ялкын» журналыннан башланды. Аннан соң бер ел «Мәгърифәт» газетасында эшләдем. Инде 9 елдан артык «Ватаным Татарстан» газетасында хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлегендә хезмәт куям. Язарга яратам. Иҗатымда тормыштагы чынбарлыкны, булган хәлләрне чагылдырырга тырышам», – ди. 

ҖАН ҮЧЕ

Ул белә... соңгы көннәрен яши. Бүген, иртәгә... Ничә көн калгандыр. Белә. Ә аны юатмакчы булалар. Тиздән сихәтләнерсең, имеш. «Мине җүләр дип белдегезме? Аңламый бу бичара, тиздән үлә инде, дип жәллисезме?.. Әйе, мин үләм, миңа да әҗәл мизгелләре якынлаша. Миңа да... Кызганмагыз! Алдамагыз! Гөнаһларымны да санамагыз! Аларның күплеген болай да беләм. Эээээх, үткәннәргә кайтып булсамы?... Ул эшләгән ялгышлыкларны су белән юып бетереп булсамы?... Барыбер теләгенә ирешмәде ләбаса! Ул аларны үзе белән алып китәчәк, белегез! Ишетәсезме! Берегез дә серне чишә алмаячак!»
Ул башын авырлык белән генә чалышайтып тәрәзәгә карады. Эңгер-меңгер югалып килә, таң ата ахрысы. Бу төнне дә керфеккә керфек какмады. Сөякләренең сызлавына чик-чама юк. Авызында ничә теше булса, барысы да сыкрый. Аякларының пошынуына түзәрлек әмәле калмады инде. Башта боз кебек сап-салкын булалар, аннары күпләгән энәләр кадалган сыман яна башлыйлар. Ул да түгел бу авырту кулларына күчә. Әйтерсең лә шау кайнап торган су сибәләр. Ул да түгел, пычак белән кискән сыман, тәне, әрнеп-әрнеп, сулкылдый башлый. Күкрәгенең нәкъ уртасында нәрсәдер кадый. Авырттырып-авырттырып «казый». Шулай берничә сәгать дәвам итә. Инде үлдем, беттем, дигәндә генә арып йокыга тала. Ун-унбиш минут та үтми, барысы да яңадан кабатлана.
Менә инде ярты ел шулай тилмереп ята. Кычкырырлык рәте дә бетеп бара. Ясаган уколларының да файдасы юк. Көчле дигән булалар, йоклатырга тиеш, имеш! Ходай юри сыный торгандыр инде. Үзе авырлык китергән кешеләрнең тилмерүләрен биреп, син дә нәрсә икәнен татып кара әле, ди торгандыр... Тәмугның да иң кайнар кисәвен әзерләп куйгандыр...
«Мин әзер, качып котыла алмыйм. Йә, яндырасың булса, яндыр! Кеше күзләренә каратып кына тилмертмә! Жәлләмәсеннәр! Дошманнарым бармак төртеп көлмәсен!» Хатын күз чите белән генә уң ягына борылып карады. Янәшәсендә ире Рәүф йоклап ята. «Әнисәң үзенә көчләп өйләндермәгән булса, йөрер идең, бахыр, буйдаклыкта саргаеп». «Шылт» иткән саен: «Әнисәм, берәр әйбер кирәкме? Нәрсә алып килим?» – дип кенә тора. «Ахмак! Юләр син, Рәүф! Хатының гомер буе өстеңнән йөрде. Сине бар дип тә белмәде. Ашаганың да суык ризык булды. Ә син шулай да яраттың! Үзеңә тамчы да охшамаган Әлфирәне дә үз кызың дип сөйдең, бактың. Алты айдан бала туа димени, и ахмак!»
Хатын ачуыннан кулын йодрыклады. Яшьлектә дә күралмады. Хәзер дә сөйми иде ул бу бәндәне. Сөйләшүләренә хәтле ачуын китерә. Саруын кайната. Тик Ходай шуның кулына калдыргач, нишләсен соң инде?
– Йоклый алдыңмы? – Аның ачык күзләрен күреп, Рәүфнең эндәшүе иде.
– Юк! Нигә кат-кат сорый торгансыңдыр! Ничек йоклап булсын монда! Бөтенегез үлүемне көтеп йөргәндә, тынычлап йоклап ятыйммы?
Әнисәнең усаллыгы минут саен арта барды. Үзенә эндәшкән һәркемне күралмады, хәл белергә килүчеләрне дә җене сөймәде. Тешен кысып кына сөйләште.
– Әнисәм, алай дип әйтмә инде. Сине ничек яратканымны беләсең ич, – диде Рәүф.
Үзе тиз генә кухня ягына чыгып китте.
Белә инде, хәзер чәй куячак. Аннан җимешләп, алмалап ясап кертәчәк. Ах, ничек туйды ул боларның барысыннан да! Тамагыннан үтми бит, үтми! Күзе төшә, ашаган була, ярты сәгать тә үтми, барысын да кире чыгара! Менә хәзер дә күңеле болганып тора. Эче яна. Әллә кайсы төшләреннән чеметеп-чеметеп, кадап-кадап ала. Көннән-көн кибә, сула. Карачкы күк сөяккә генә калды. Туксан килолы Әнисәне танырлык та түгел хәзер. Бар иде уйнаклап, көлеп, шаярып торган чаклары!..
***
...Бигрәк уңды быел шомырт чәчәкләре! Бөтен дөнья ап-ак шау чәчәктә утыра. Шомырт чәчәк аттымы, яшел яз үтте дигән сүз. Үтми ни, май ае үзенең шаян кояшы белән үк җәйне хәтерләтә башлый. Әнисәнең дә, шул май көннәре кебек, бик матур чагы. Күкрәк читлеген каплап, буй-сынына нәзакәтлелек өстәп, ир затларын ымсындырып торган күкрәкләре, биленә кадәр таралып төшкән коңгырт чәчләре, әнә бакчада кукраеп утырган шомыртның берничә айдан пешеп чыга торган җимешләре күк кап-кара күзләре... Хет шунда бер тотып ал да кабып йот! Барган бер җирендә егетләр бәйләнә үзенә. Тик күңелен яулаган Нияз гына игътибар итми. Кыз матур күлмәкләренең ниндиен генә кими, чәчләрен нишләтеп кенә үрми, егетнең анда гаме юк. Менә шуңа гарьләнә Әнисә. Горурлыгына тия. Ничек инде, авылның бердәнбер чибәре Әнисәгә карамый?! Җитмәсә югары белеме дә бар. Укып бетергәнен авылда бармак санап көтеп алдылар. Колхоз рәисе Әхмәдулла шундук бухгалтер итеп эшкә дә кабул итте.
Әнисәнең ничек тә егет белән якынаясы, аны сөйләштерәсе килә иде. Чибәр бит, каһәр! Көрәк кадәрле кулларында ут уйната! Белмәгән эше, күрмәгән техникасы юк. Әти-әнисенә бердәнбер малай. «Өф-төф» итеп кенә торалар үзен. Төшке ашка азга гына соңга калса да, әнисе Сания, төенчекләрен төйнәп, хәзер йөгереп килеп җитә. Ашханәгә керми Нияз. Өйдәгеләр каршы. «Аларның суга болгаткан бәрәңге боламыгын ашап, ашказаныңны бозып йөрмә!» – дип кисәтә икән әнисе. Тыңлаучан малай әнисе сүзеннән уза алмый. Күрше бүлмәдәге почта бүлегенә килгән пенсионер карчыклардан Әнисә барысын да ишетеп, белеп тора. Колак кырые белән генә, өйләндерергә йөриләр икән, дип тә ишетте. Имеш, Сания күрше авылдагы ахирәте Гөлфирәнең кызын бик ярата, ди. Гел үзләренә кунакка чакырып кына тора икән.
«Әйтәм аны, үткән-сүткән саен сары чәчле бер кыз гел су ташый аларга! Имәндә икән чикләвек!» – дип уйлады Әнисә. Дулкынланудан бөтен гәүдәсеннән салкын калтыравык узды. Чәч төпләре суланды. Битен бөрчек-бөрчек тир тамчылары басты. Аңа ни булган? Авылның менә дигән чибәре! Уңган, булган, акыллы, акчаны саный белә! Нигә аны күрми Ниязның әнисе? Шул сары башлы чәчтәпидән кайсы җире ким? Артык җирләре күп лә! Ул сарыбаш кем инде? Көлеп кенә җибәрсә дә, шикәр күк ап-ак тәне мизгел эчендә кызыл тутлар белән каплана ул чәчтәпинең! Авыл хатыннары туктатып, сораштырып торган чакта бер генә күрде, гайрәте шундук кайтты Әнисәнең. «Кем баласы син? Булачак киленме әллә?» – дигән сорауларга да тотлыкмыйча җавап бирә алмады бичара. Кызарынды, бүртенде, көянтәсендәге чиләкләре чайкалып, сулары җиргә түгелә язды. Һәм шуны Ниязга хатын итмәкче булалар! Юк! Булмастыр! Әнисә моңа юл куймастыр!
Кыз усаллыгын кая яшерергә белмәде. Ни чара күрим икән дип аптырады. Ниязны кулдан ычкындырмаска кирәк! Йортлары да җитеш, авылда менә дигән гаилә булып саналалар. Әтисе Гариф гомере буе умарта тотты. Акчага тилмереп яшәмәделәр. Авылда таш йортны да беренчеләрдән булып алар салып чыкты.
Әнисә көн туган саен, ничек кенә Ниязны үземә каратыйм икән, дип баш ватты. Егетнең каршысына йөгереп чыгулары да, юри генә аның күкрәгенә ышкылып абынып егылулары да, эш кабинетындагы кайбер җиһазларны күчерешергә ярдәм итүен сорап ялварулары да – барысы да бушка булды. Егет битараф! Чыга да китә! Югыйсә, чаялыгы юк түгел үзенең. Түбән очтагы ирсез Гөлфиядә төн уздыргалый икән, дигән имеш-мимешләр күптән йөри ләбаса! Гөлфиясеннән курыкмый ла Әнисә. Ул аңа көндәш түгел. Тик юансын шунда! Бу аның чын ир икәнен раслый гына! Ә менә теге сары чәчбине ничек тә китертмисе иде. Ничек тә Ниязның әнисенә ошыйсы иде. Килен-мазар булып йортларына төшә калса, ятлардан ничек сакларга кирәген белер иде Әнисә!
Кырлардагы игеннең уңышы мул булды ул елны. Исәп-хисап эшләре белән Әнисә ике көннең берендә Әхмәдулла белән район юлын таптады. Шулай бер баруында гастрономга кереп чыгасы итте. Кирәк-ярак әйберләрен дә аласы бар иде. Аннан соң яңа тауарлар кайткан икән дип тә ишетте. Шулай каранып, сайланып йөргән чакта ике хатынның сөйләшүе колагына чалынды.
– Кит әле, чынлап әйтәсеңме? – дип чәрелдәде корсак майлары катлам-катлам булып гәүдәсенә уралганы.
– Ант әгәр, – диде пышылдап кына, янәшәсендәге кара тутлы ябык гәүдәлесе. – Кайткан. Инде берәр атна бардыр. Чөкердәшеп яталар!
– Вәт сиңа мә! – дип тел шартлатты юан хатын. – Әле бит, яратмыйм бүтән сине, башканы очраттым, дип чыгып киткән икән, дип сөйләделәр. Ялгышын аңлады микәнни?
– Ниткән аңласын инде! Чуаш хатынына барган. Сөйдергеч ясаткан. Теге убырлы, мин әйткәннәрне эшләсәң, ирең озакламый аякларыңа кайтып егылачак, дигән!
– Син боларны кайдан беләсең?
– Каенанамның туганнан туган абыйсы утырта кайткан. Нишләп йөрдең чуаш авылында, дип сорагач, елый-елый барысын да сөйләгән. «Өч балам белән калдырып чыгып китте. Нишләргә белмичә аптырагач шунда бардым», дигән...
Әнисә ишеткәннәрен колагына киртли барды. Хатын башыннан мизгел эчендә әллә ничаклы елгыр уйлар урап узды. Бу хатынга яраган, нигә әле аңа да барып карамаска?! Аның да язмышын хәл итәргә кирәк бит! Авылга кайткач та ул бу турыда озак уйланып йөрде. Һәм, тәвәккәлләп, юлга кузгалды. Эшеннән булниска барыйм әле, дип көн алды да, юлда очраган юлдашларга утырып, чуаш авылына юл тотты.
Авылга җитәрәк асфальт юл бетеп, тар гына сукмак сузыла. Бирегә кеше бик йөрми. Үз авыллары белән генә яшиләр. Чит-ятлар курка. Чөнки әллә ниткән риваятьләр йөри. Имеш, чуаш кызлары бер күреп ошатса, теләсә-нинди ир-атны үзенеке итә, йә булмаса тормышын боза, эчүгә сабыштыра. Әнисәнең дә күңелендә шом бар. Тик курыкса да, курыкмаса да ул үз юлында булды. Чакрым ярым араны күз ачып йомганчы үтте. Кемнән ничек итеп сорыйм, сихерчене ничек табыйм икән, дип баш ватып барган чакта, авыл башында аны бер карчык каршы алды.
– Мин сине көттем! – диде ул, утырган урыныннан торып.
Әнисә як-ягына борылып карады. Янәшәсендә беркем юк.
– Сиңа әйтәм, сиңа! Миңа дип киләсең бит. Сизеп торам. Бер иргә күзең төшкән. Ә ул сиңа карамый.
Әнисә телсез калды.
– Нюра апаң булам мин. Әйдә, минем арттан атла. Сине каршы алырга дип иртәдән үк чыгып утырган идем. Бик озак килдең. Ниятең бар икән, аны озакка сузмаска кирәк! – дип үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә хатын Әнисәне үзе артыннан ияртте.
Сары төскә зәңгәрле-кызыллы чәчәкләр төшерелгән яулык бәйләгән, юан гына гәүдәле хатынның «лап-лоп» итеп, аю кебек атлавын күзәтә-күзәтә, Әнисә аның артыннан китте. Ул сихерчене башкачарак күз алдына китерә иде. Кап-карадан киенгән ямьсез итеп. Ә бу хатын бер дә ямьсез түгел. Карачкыга да охшамаган. Кеше арасына бастырып куйсаң, бер дә сихерче димәссең!
Зур гына ташпулат йорт янәшәсенә килеп туктадылар. Менә ичмасам, йорт! Бусына да бик исе китте Әнисәнең. Җимерелеп, җиргә иңеп бара торган агач куыш күрергә өметләнгән кыз тәмам сүзсез калды. Эчкә уздылар. Заманына күрә бик яхшы җиһазлар, кешеләрдә сирәк күренә торган, байлар кесәсеннән генә килә торган келәмнәр. «Вәт сихерчеееее...», – дип эчтән генә тел шартлатты Әнисә.
– Олагыгыз моннан! – дип кычкырды Нюра өстәл тирәсендә кайнашкан бер унлап мәчегә. – Йә, утыр! Миннән ни кирәк? – дип эндәште кызга.
– Үзең дә беләсең ич, килгәч тә әйтеп бирдең! – диде Әнисә.
– Нигә кирәк ул сиңа? Бәхет күрмәссең син аннан! – диде Нюра.
– Мин аннан башка яши алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул егетне уйлап үтә. Син миңа аны үземә каратырга ярдәм ит. Моны булдыра аласыңдыр бит?
– Өемә килеп, ачуымны чыгарма! – дип өстәлгә китереп сукты хатын.
Әнисә «дерт» итеп сискәнеп китте. Ул менә шушы мизгелдә генә сихерченең үтә усал күзләрен абайлап алды. Аларның карасы урынында әйтерсең лә җеннәр шәйләнә. Йөрәккә хәнҗәр кадалган күк, тәнне авырттырып, үтәли карыйлар.
– Нюраның кулыннан килмәгәне юк! Миңа гозере төшкәннәрнең берсенең дә кире килгәне юк. Барысы да теләгәненә ирешә бара! Бар тор, кайтып кит. Миңа төн уртасында кил. Гыйшкың төшкән кешең йөргән сукмактан туфрак ала кил. Тик кара аны, ниятеңне кешегә әйтмә, уйлагансың икән, уеңнан да кире кайтма!
Әнисә теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. «Кая килеп эләктем? Үз башыма!» дип сукранды эченнән генә. Аяк буыннарына хәтле калтырый иде бу минутларда. Туфрагын табар анысы, тик менә төнлә ничек килер ул монда? Авылы шомлы шомлысын, тик ерак та бит әле. Ул вакытта урамда эт тә күренми! Инде уеннан кире кайтырга да курка. Әнә ничек яный ич сихерче! Тыштан гади булып күренгән иде, эче тулы зәһәрлек. «Уеңнан кире кайтма!» дигән сүзләре кайтып җиткәнче баш миен бораулады Әнисәнең. Тамак ачса дип сумкасына ипи кисәкләре белән колбаса телемнәре алган иде, ашавын да онытты, каршысына очраган кешеләр белән дә исәнләшмичә генә узды. Йөзе-бите агарынган, куллары калтырый иде. Җиргә ни рәвешле басып атлаганын да хәтерләрлек дәрәҗәдә түгел үзе. Җиккән аты белән каршысына килгән Рәүфне дә абайламады. Ат өстенә менә язгач кына хушына килде.
– Өстемә менәсең ләбаса! Күзең чыкканмы әллә? – дип кычкырды ул арбада утырган Рәүфкә.
Тегесе, гаебе булмаса да, башын аска иеп, кызарып ук чыкты.
– Гафу ит... Әнисә... Ни бит... Үзең юл уртасыннан... ни бит...
– Нәрсә тотлыгып торасың? Күземнән югал! Күрмисеңме әллә, ерак юлдан йончып кайтып киләм. Әле авыл башына җиткәнче күпме көч кирәк!
– Соң... әйдә, утыр, апкайтам, – диде Рәүф кыяр-кыймас кына.
Үзе Әнисәдән бер дә карашын ала алмады. Күптән гыйшкы төшкән иде кызга. Әле мәктәптә укыганда ук. Тик Әнисә генә аны кешегә санамады. Укуы белән әллә ни мактана алмаган малай аңа тиң түгел шул инде. Рәүф моны бик яхшы аңлый иде. Шуңа да кызга сүз катып азапланмады, эченнән генә көйде.
– Юләрләндеңме әллә? Шушы районга йөри торган киемнәрем белән синең сенаж сасысына баткан арбаңа утырыйммы? – дип чәрелдәде Әнисә. – Олак күземнән, алдыңа карап йөр! – диде дә атлавын дәвам итте.
Өйдәгеләрнең: «Ничек? Хастаханәдә ниләр булды? Бырач нәрсәләр әйтте?» – дип меңләгән сораулар белән каршы алуларына да артык игътибар итеп тормады. «Ардым! Бәйләнмәгез миңа!» – дип җикеренде дә, түр якка үтеп, йоклый торган караватына түнде. Хәтта чәй дә эчеп тормады. «Ничек барырга?» – дип баш ватты ул. Йончыганлыгы көчле булса да, артык дулкынланудан йокыга китә алмады. Ә бит бер-ике сәгать ял кирәк иде аңа. Башы тәмам түнгән иде.
Көтү кайтканчы азапланып ятты Әнисә. Аннары сарыклар каршы алырга чыгам дигән булып, Ниязлар яши торган тыкрыкка таба юл тотты. Кайданрак туфрак казып алырга икән соң? Ахыр чиктә, егет эшкә йөри торган гаражлар тирәсенә килеп, нәкъ ишек турысындагы сукмактан, юлдан табып алган тимерчыбык белән чокый-чокый, бер уч тузанлы туфрак алды. Туфрак димәсәң, хәтере калыр. Әнисә як-ягына борылып карады. Гаражлар тирәсендә ул-бу күренми иде. Учындагы туфрагын кулъяулыгына төрде дә тизрәк-тизрәк көтү кайта торган якка ашыкты.
– Авылга кайткан чакта күрше авылдагы Айзирәкне очраттым. Аулак өйгә чакырды. Бүген шуларга кунарга барам, – дип алдашты Әнисә әти-әнисенә.
Мәктәп елларыннан ук бик якын дуслар буларак аралашып йөргән Айзирәкне әти-әнисе ярата иде. Шуңа да каршы килмәделәр. Әнисә, кояш офык артына кереп китү белән, юлга җыена башлады. Кирәк-яракларын алып, җылы итеп киенде дә, урам ягына атлады. Капка бусагасын атлап чыгу белән туп-туры Рәүф яши торган урамга юл алды.
– Нәзифә апа, Рәүф өйдә булса, чыгып кына керсен әле! – диде ул ишекне шакыгач килеп чыккан Нәзифәгә. Хатын:
– Өйгә уз, – дип кыстап маташкан иде дә, Әнисә кырт кисте. – Ашыгам Нәзифә апа. Рәүф аты белән күрше авылга төшереп куймас микән, дип килгән идем. Иптәш кыз кунакка чакырган иде.
Шуны гына көтеп торган диярсең, Рәүф күз ачып йомган арада киенеп тә чыкты. Бер сүзсез генә атын җикте. Кыз утыра торган җиргә йомшак одеял җәйде. Күрәсең, көндез әйткәннәре күңеленә тигән, бичараның.
– Рәүф! – диде кыз, серле генә.
– Әү!
– Мин сиңа ошыйм бит, әйеме?
Егет шундук бүртенеп чыкты. Төкерегенә тончыгып, йөткеренергә тотынды.
– Рәүф, минем сиңа гозерем бар иде. Син аны үтәрсең бит, әйеме?
Егет күзләрен шарландырып кызга карады.
– Рәүф!.... Миңа ни бит.... Бик начар диагноз куйдылар.... Чирле мин, – дип алдашты кыз, егетнең реакциясен күзәтеп. Тавышларын үзгәртеп, юри йомшак сөйләште.
Егет тагын да аптырабрак карады Әнисәгә.
– Зинаһар өчен, беркемгә дә әйтмә. Моны беркем дә белергә тиеш түгел, Рәүф! Сиңа чарасызлыктан гына әйтәм, ишетәсеңме?
– Әнисә! – Рәүф калтырана иде. – Әйт, мин ничек ярдәм итим?
– Медицина көчсез минем чиргә, Рәүф! Бая авылга кергән чакта кычкырганым өчен гафу ит. Авыруым шундый минем. Тиз кызып китәм. Әти-әнигә генә иптәш кызларга барам дип алдадым, Рәүф! Миңа анда түгел, башка җиргә барырга кирәк иде...
– Кая, Әнисә? – диде Рәүф.
– Бүген районда диагнозымны ишеткәч елап утыра идем, яныма бер хатын килде. Мин аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Ул исә чуаш карчыгына барып карарга киңәш итте. Бер багучы бар икән анда. Әллә ниткән авыруларны да аякка бастыра, ди. Тик аңа төнен генә киләсе икән.
Моны ишетү белән егет шундук Әнисәгә борылып карады. Аның күзләрендә аптырау катыш курку бар иде.
– Ул бит сихерчеләр авылы! Әнисә! Бәлки кирәкмәстер!
– Минем эш куркудан узган, Рәүф, соңгы өметем шул багучыда гына. Булса була, булмаса – юк! – диде Әнисә.
Егет теләр-теләмәс кенә атны чуаш авылына илтә торган юлга борды. Юлның юлы буе сөйләшмичә генә, ат тоякларыннан чыккан «цак-цок», «цак-цок» тавышларын тыңлап бардылар. Авыл башына җиткәч, егеткә шунда гына көтеп торырга кушып, Әнисә сихерче яшәгән йортка үзе генә атлады. Ниндидер шом бар иде бу авылда. Ул артына да борылып карамыйча, шабыр тиргә батып, кызыша-кызыша Нюраның йортына таба атлады.
– Хе-хе, тәки килгән! Ниятең көчле икән! – дип каршы алды аны хатын. – Ник үзең генә килмәдең?
– Ерак бит, җәяү ничек килим? – диде Әнисә.
– Мин сораганны алып килдеңме?
– Әйе...
Әнисә кесәсеннән туфрак төрелгән кулъяулыгын чыгарды. Хатын аны алды да авыз турысына ук китереп нәрсәдер укый башлады. Ул авызын ачу белән Әнисәнең кан тамырларыннан нидер йөри башлаган төсле тоелды. Бераздан шул нәрсә бугазы турысына җитеп, кызны буа ук башлады. Күзләре акаеп чыкты. Куллары дерелдәргә тотынды. Ул да түгел, кыз шыбыр тиргә батты. Хатын укуын дәвам итте. Мич эченнән бер уч көл алып, шул туфрак белән болгатты. Аннары ниндидер үләннәр дә кушты.
– Мә! Ал! – диде Әнисәгә сузып. – Кайтып җиткәч, егетең йөргән юлга: «Җилләр миңа алып килсен, аяк астымда туфрак бул, башкаларга булган гыйшкың көлгә әйләнсен!» – дия-дия сибәрсең.
– Ярдәме тияр микән? – дип кыяр-кыймас кына сорады Әнисә, хатынның көндезге ачуын чамалап. Үзе бөгәрләнгән акчасын карчыкның учына сонды.
– Тияр-тияр. Әле мең рәхмәтләр әйтеп килерсең. Тик бәхетең аннан түгел, бел! Кисәтмәде димә! Бу ниятең әле күп тапкыр газапларга салачак, гомереңнең астын өскә китерәчәк! – диде Нюра.
Әминә аның соңгы сүзләренә колак та салмады. Сузган төргәген кесәсенә шудырды да, ниндидер бер авырлыктан котылган сыман, ашыга-кабалана Рәүф янына йөгерде.
– Уф, куркып беттем! Тагын биш минуттан килмәсәң, авыл буйлап эзләргә китә идем, – дип каршы алды аны егет. – Йә, булдымы соң?
– Өшкерде. Бик әйбәтләп өшкерде, – диде Әнисә.
Күзләре очкынланып яна иде кызның. Авылга очып кайтасы килде. Ашкынуыннан йөрәге аргамакка әверелде!
– Әйдә, Рәүф, җилдерик тизрәк!
Алар кузгалып китте. Авылга җитәрәк, егет: «Өйгә кайткач ни дип әйтәсең инде?» – дип куйды. Чыннан да, Әнисә бу хакта уйламады лабаса.
– Хәзер кайтып керсәм, шикләнүләре бар шул, – диде Әнисә. Сумкасыннан эш ачкычларын барлап. – Мин эштә генә кунармын. Иртәгә иртән торып, иртүк килдем, диярмен. Син генә минем серне чишмә инде, Рәүф, яме? Уртак булып калсын, – дип ялварды кыз.
Егет горур кыяфәт белән баш кына селекте.
Әнисә барысын да Нюра әйткәнчә эшләде. Бу минутларда курку-шомланулары качкан иде инде. Гадәттә таң беленгәндә бар дөнья тынып кала. Кеше-мазар да күренми. Кош-кортлар да йоклый. Шуңа да, дөнья артык тын булганлыктан, Нияз йөргән сукмакларны күзләп, Нюра өйрәткән сүзләрне кабатлаганда, аны кем дә булса ишетер күк тоелды аңа. Аның саен тынычрак пышылдарга тырышты. Эшен эшләп бетергәч, тыныч күңел белән идарәгә китте. Эшли торган бүлмәсендәге иске кәнәфигә аркасын терәп, йокыга талды.
***
– Эчмим! – дип йөз чөерде Әнисә.
Рәүфе яңа кайнап чыккан чәй ясап керткән иде.
– Бәлки, берәр нәрсә пешерергәдер, Әнисәм, нәрсә ашыйсың килә? – дип кызыксынды ир.
– Күземнән олак! – дип ыңгырашты Әнисә. – Берни дә, беркем дә кирәкми! Туйдым барыгыздан да! Дөньяларыгыз кадалып китсен!
Рәүф башын иеп кенә бүлмәдән чыгып китте.
Әнисә торып утырмакчы булды. Әмма булдыра алмады. Алай итте, болай итте. Кулларының тыңлыйсы килмәде. Аякларын әйткән дә юк инде. Алары күптән «үзенеке» түгел.
– Үкен, Әнисә, тәүбәгә кил! – дип ялынды аңа хәл белергә дип килгән әнисе. – Бар, Дилбәрдән, Нияздан гафу сора, бәхиллеген ал. Шул тота торгандыр сине. Шуңа авыруың җибәрми торгандыр, – дип инәлде.
Тик Әнисәнең аны ишетәсе дә килмәде. Кул гына селтәде.
– Гөнаһларың тотты сине! – дип дәвам итте әнисе. – Гөнаһларың! Үзеңне генә түгел, мине дә тәмугка кертәсең! Йа, Раббым, ничекләр генә кичерүеңә ирешим? Мин тудырган бала ләбаса! – дип сукрана-сукрана еларга кереште.
– Әни, зинһар өчен нервымда уйнама әле! Үзем кылганнар өчен үзем җавап тотармын. Бар намазыңда бул, кайтып кит!
Карчык, гадәттәгечә, елый-елый да, соңыннан кызының маңгаеннан үбеп, тәүфыйкъ-шәфкать теләп кайтып китә.
Гомере буе да үкенә белмәде Әнисә. Аның нәрсә икәнен уена да кертеп карамады. Бары тик кылган гамәлләрен бөтенләй башкача эшләргә кирәк булган икән дип кенә көрсенде.
***
Нюраның ярдәмен озакламый тоя башлады Әнисә. Әллә үзен артык ышандыргангамы, әллә сихернең көченнәнме, Нияз белән юллары еш кисешә башлады. Ә берьюлы, кырларда көзге эшләр тәмамлангач, аларны колхоз рәисе райондагы слетка җибәрде. Үзе чирләп торгач, бар җаваплылыкны Ниязга йөкләде. Шоферы белән машинасын да жәлләмәде. Бу Әнисә өчен менә дигән очрак иде. Кыз бар хәйләкәрлеген эшкә җигеп, бу көнне ничек тә Ниязның игътибарын яулап алырга тырышты.
Бәйрәм күңелле үтте. Бер табын артына утырып ашадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Тик менә кайтырга җыена башлагач, шоферларын таба алмыйча интектеләр, ул каядыр китеп югалган иде. Күрүче-белүче дә табылмады. Нишләргә? Авылга хәтле дә ерак. Җәяүләп кайтырга чыгарга кыймадылар. Инде соң иде. Шунда Әнисә Ниязны үзләренең туганнарында кунып чыгарга өндәде. Әнисенең бертуган энесе хатыны белән биредә яши иде. Балалары булмагач, Әнисәне бик тә яраталар иде. Нияз баштарак икеләнеп торса да, соңыннан ризалашмыйча булдыра алмады. Төнен Әнисәнең туганнарында кунып, иртәгәсен автобус белән кайтырга сүз куештылар.
Идрис белән Наилә Әнисәләрне бик теләп каршы алды. Ике бүлмәле фатирлары гөлт итеп балкый иде. Ашап-эчеп, сөйләшеп туйганнан соң Наилә урын җәю хәстәренә кереште. «Ничекләр яткырыйм икән?» – дип баш ватты ул. Йокы бүлмәләрендә үзләре йокласа, зал ягында бер генә диваннары бар иде.
– Миңа идәнгә җәегез, – диде Нияз, аптырап калган хуҗабикәне күреп. – Ә Әнисә диванда йокласын.
Шулай эшләделәр дә. Төн уртасы җитте. Артык арганлыктан икесенең берсе дә йокыга китә алмады. Озак кына икеләнгәннән соң, Әнисә акрын гына Нияз янына шуып төште. «Нишләвең бу? Апаңнар ишетер бит?» – дип баштарак кыенсынып торган Нияз соңыннан янәшәсендәге зифа буйлы нәфис тәннән баш тарта алмады, ихтыярына буйсынды.
Шул төннән башлап аралары якынаеп китте. Алар анда-санда очрашкалап йөри башлады. Әнисә бәхетнең җиденче катында иде инде менә. Вакыт-вакыт Рәүф кенә кирәксә-кирәкмәсә дә: «Хәлең ничек? Тереләсеңме инде?» – дип кызыксына иде. «Хәлем яхшыга таба бара, Рәүф, рәхмәт!» Кыз ялганламый иде.
Ләкин ул ялгышкан икән. Җиргә туң күчә башлагач, авылда сүз чыкты: «Ниязга күрше авыл кызы Дилбәрне никахлыйлар ди...» Әнисә тәмам пошаманга төште. Кичен Ниязны очраша торган җирләрендә көтеп алып, барысын да бәйнә-бәйнә сорады.
– Әти-әни теләгенә каршы килә алмыйм, Әнисә, – диде Нияз, бернәрсә дә булмагандай. – Дилбәрне балачактан ук миңа димләделәр. Безнең чәчләр бәйләнгән.
– Ә мин? – дип аптырады Әнисә. – Мин синең өчен кем? Миңа нишләргә?
– Гафу ит, Әнисә, мин болай килеп чыгар дип башыма да китермәдем. Үзем дә белмим нәрсә булганын. Сиңа карата булган теләгем көчле, сүз дә юк. Әмма бу ярату түгел, аңлыйсыңмы? – диде егет.
Кыз сүзсез калып чак артына утырмады.
– Димәк, син миннән файдалангансың гына?!..
– Һе, – диде Нияз. – Син дә миннән файдаландың инде.
Бу минутларда Әнисә яраткан кешесен танымады. Ничектер ят булып тоелды ул аңа. Кулъяулык сыман файдаланып, үзен чыгарып ташланган кирәксез бер чүпрәк итеп хис итте. Үпкә хисеннән аякларына хәтле төшкән калтырау тора-бара бөтен гәүдәсен биләп алды. Ул үкси-үкси еларга кереште.
– Йә инде, – дип тынычландырмакчы булды аны Нияз. – Безгә болай да рәхәт бит...
Әнисә аның яңагына сугып җибәрде.
– Син өйләнеп тормыш кор, ә мин сөяркә ролендә йөримме? Синең тупырдап торган балаларың туар, ә мин ялгызлыкта сине көтеп саргайыйммы? Юк! Мин сиңа күрсәтермен әле! Алдыма килеп тезләнерсең! Бел шуны! – дип кычкырды.
Үзе җиргә бөгелеп төшеп, елый-елый йодрыклары белән җирне төйде.
Нияз артыгын исбатлап та, тынычландырырга тырышып та карамады. Эх, дип бер көрсенде дә кайтып китте. Әнисә исә җирдә бик озак аунады. Өенә кайткач та озак тынычлана алмады. Керфеккә керфек какмады.
Нияз белән Дилбәрнең туе алдыннан Әнисә янә чуаш авылына юл тотты.
– Рәхмәт әйтергә килерсең, дидең. Нәрсә өчен әйтим, егетем тү-тү, – дип Нюрага такмаклый-такмаклый елый башлады.
Сихерче артык йомшакланып тормады.
– Бергә булдыгыз бит, шуны теләмәгән иденмени? – диде.
– Минем сөяркә түгел, ә аның хатыны буласым киләәәәәәәә.
– Хатынын чиргә сабыштыр! – дип кычкырды Нюра. – Чирле хатынга озак чыдамас, алдыңа килеп тезләнер.
Шулай диде дә өенең алгы ягына кереп, шкафтан нидер эзләргә кереште. Ул да түгел кулына ниндидер төргәк тотып чыкты.
– Мә! Менә моны хатыны йөргән сукмакка сип. Озакламас, ниятең тормышка ашыр!
Әнисә, серле төргәк эчендә ни булганы белән кызыксынып та тормады. Ниязга булган үпкә-ачуы көчлерәк иде. «Минеке булмасаң, башканыкы да булмассың», – дип ант итте ул үз эченнән.
Авылга кайткач, барысын да Нюра өйрәткәнчә эшләде. Чыннан да озакламый Дилбәр авырый икән дигән имеш-мимеш таралды. «Нияз нинди генә табибларга күрсәтмәгән, берсе дә диагнозын әйтә алмыйлар, ди. Хатыны ашамый да, эчми дә. Көннән-көн сула икән. Бигрәк бәхетсез булган икән Нияз. Ярты ел да гомер итмәделәр бит әле», – дип сөйләште конторага килгән карт-коры. Әнисә эченнән генә тантана итте. «Менә, рәхәтен күр хатыныңнын!» – дип кинәнде. Нияз үзе исә бик моңсу иде. Очраганда Әнисә сер бирмәде. Язмышы белән килешкән кыяфәт чыгарып, ирнең хәлләрен белеште. Ә бер төндә... Нияз Әнисәнең тәрәзәсен шакыды...
***
Көн тагын кичкә авыша, дип көрсенде хатын эченнән генә. Инде бу төнне ничек уздырыр? Ай-һай озак үтә лә йокысыз төн... Әлфирәсе кайтырга да ике көн бар әле. Ул кайтса хет бер яраткан кешесе янәшәсендә булыр иде. «Имтиханга әзерләнәм», – диде ич кызы. Быел институтның соңгы курсында укый. Әнисә үлеп китсә, туен да күрә алмаячак. Эх, бу чир... Ул беркайчан да оныклар да сөя алмаячак... Аңа ямансу. Кибүдән җыерчыклана башлаган битләре буйлап тулышкан яшьләре тәгәрәп төште. Кызык, гомер буе күз яше түгү түгел, баш ияргә дә ихтыяры җитмәгән хатын ниһаять сулкылдый-сулкылдый еларга өйрәнде. «Иллегә дә җитмәгән килеш гүргә керергә әзерләнеп ят инде менә... Үзеңне хатын-кыз итеп тә, әни итеп тә хис итә алма инде... Дилбәр дә шулай нужардымы икән?.. Ничә ел урын өстендә ятып тилмергәндә ниләр уйлады икән? Япь-яшь көе кибеп, иренә ярый алмаслык булып чирләп ятканда башларында нинди уйлар бөтерелде икән? Әллә Ниязның чит хатыннар кочагында юанып кайтуын сизмәгәндерме, сизгәндер, әлбәттә... Янгандыр, көйгәндер...»
Соңгы вакытта мондый уйлар еш борчый Әнисәне. Теге чакта чиргә сабыштыргач озак авырды бит Дилбәр. Нинди генә табибларга күрсәтмәделәр, нинди генә имчеләргә алып бармадылар. Файдасыз булды. Ә Нияз Әнисә янына килүләрен ешайтты. Тик кыз өметләнгәнчә хатыныннан гына аерыла алмады.
– Булдыра алмыйм. Авыру килеш ничек ташлыйм? – дип гасабиланды.
Кыз сабыр итте. Бүген китә алмаса, иртәгә китәр, дип өметләнде. Көннәр үтте, айлар үтте, еллар үтте... Тик барысы да элеккечә дәвам итте. Әнисә кияүгә чыгу турында хыялланды. Нияз исә кызны караңгы төннәрдә генә үз итте дә, көндезләрен берни булмагандай күрмәмешкә салышты.
– Чирле хатыннан китәр дидең, чуртым да булмады, – диде Әнисә Нюрага, чираттагы тапкыр килгәч. – Үлми дә ичмасам...
– Үлә алмый ул, – диде Нюра. – Өйдә укучы бар. Шуның догалары тотып тора.
Ниязның әнисе чыннан да намаз укый иде шул. Әнисә Нюраның белгәнлегенә тагын бер кат шаккаты.
– Нишлим соң? Нинди чара кылыйм? – дип ялварды сихерчегә.
– Мин сине кисәтмәдемме? Күпме генә тырышсаң да бу кеше сине бәхетле итә алмый димәдемме? – дип сорауга сорау белән җавап бирде Нюра. – Балаң булыр синең. Әмма ул да берләштерә алмаячак сезне. Мин хисләрне генә үзгәртә алам, әмма тәкъдир алдында көчем аз.
– Ник алай булганда мине алдадың? Нюра булдыра алмаган эш юк ул дөньяда дидең? – дип ярсыды Әнисә.
– Ир дигәнең килмәдеме яныңа? Уралмадымы аякларыңа? Тиздән балаң туачак. Мин барысын да эшләдем. Хатынын чиргә сабыштырдым. Калганы инде Ходай ихтыярында, – диде Нюра.
Сихерче карчык та Әнисәдән туеп бетте.
Ә доганың көченә Әнисә соңыннан чыннан да ышанмыйча булдыра алмады. Ничәмә-ничә ел урын өстендә тилмереп ятса да, үлмәде Дилбәр. Ә биш-алты ел нужарганнан соң бер дә көтмәгәндә кинәт кенә савыга башлады. «Утырып тора башлаган икән, бер адым ясаган», – дигән сүзләр Әнисәнең йөрәгенә ук булып кадалды. Ул да түгел: «Савыккан», – дип тә ирештерделәр. Әнисә үзен кая куярга белмәде. Нишләргә?
– Шул кадәр вакыт түзгәннән соң мин аны ташлый алмыйм инде. Мин ияләштем Дилбәргә, – диде Нияз Әнисәнең сораулы карашына җаваплап.
– Нияз!... Безнең бит бала булачак. Бу бит синең бала... Мин жәл түгелме сиңа, мин дә бит сиңа ничә ел гомеремне сарыф иттем. Яшьлегемнең чәчәк кебек мизгелләрен синең белән уртаклаштым, сафлыгымны фида кылдым. Синең моңсулыгыңны куып таратыр өчен ничә ел буе зина утларында яндым...
– Баланы ташламам. Кирәк-ярак белән булышырмын. Тик сорама, ялварма... Дилбәрдән аерылмыйм. Булмый. Миңа рәхәт дип беләсеңме әллә? Ничә ел тилмердем! Сөйгәнең урын өстендә газап чиксен, ә син иң соңгы кәбахәт төсле хатын белән башка белән... Мин ике ут арасында...
– Син чыннан да кабахәт! – диде Әнисә ярсып. – Кабахәт һәм көчсез! Мин аңламыйм... Дилбәреңне яраткансың икән, ник соң алайса минем яныма килдең?.. Син миңа шуны әйт: ничек терелттең син аны? Хатының әллә сихерчеме, чирле көе, сөешмәгән көе ничек тота алды ул сине?
– Син нәрсә, Әнисә, Дилбәр кебек чиста күңелле кешеләр бик сирәк. Нинди сихер? Ул башта догалар өйрәнде. Аннары яткан көе намаз укый башлады. Бөтен шифасы шунда. Хәзер дә биш вакыт намазын калдырмый...
Әнисә каршы бер сүз дә эндәшә алмады. Хәзер аңа нишләргә? Җитмәсә күкрәк астындагы түмгәккә дә җан керә башлады. Төшертә алмый ул бу баланы. Юк, көмәнле килеш болай утырып калырга ярамый. Корсагың борын төбенә килеп терәлгәнче кияүгә чыгарга кирәк. Рәүф! Мокыт Рәүф бар бит әле дөньяда!
– Рәүф... Чиремә дәваны ир белән яшәүдән күрәләр. Ал мине кияүгә, – диде Әнисә.
Шулай. Аңа бүтән юл юк иде. Үз-үзенә ышынып, авыл уртасында очраган егетнең «мөгезеннән тотты». Егет исә гадәттәгечә «ык-мык» килеп, ни дип җавап бирергә дә кыймыйча озак торды.
– Йә, өйләнәсеңме, юкмы? – дип янә эндәште Әнисә.
– Өйләнәм...
Икенче көнне үк никахлаштылар. Ул чакта әнисе үлеп, Рәүф берүзе генә яшәп калган иде. Әнисәнең дә әти-әнисе каршы килмәде. Кызларының уйнаш итүенә бик тә эчләре поша иде. Яшәп киттеләр. Әнисә ярты елдан кыз бала тапты. Әмма Ниязны оныта алмады. Рәүф гел җаена гына торды. Әйткән бер сүзен үтәде. Башка берәү булса бәхетенә сөенеп, шөкер итеп туя алмас иде. Ә Әнисә җанына тынычлык тапмады. Җай чыккан саен Нияз белән очрашу эзләде. Уйлаганы барып чыкмаса, Нюрага йөгерде. Сөйдергечләр ясатты.
Нияз белән ике арадагы зина елларга сузылды. Сөйгән чакта җанын бирердәй булып яраткан Нияз көндез бөтенләй ят кешегә әверелә иде. Әнисә бу әверелешне һич кичерә алмады. Ул язмышы белән һич килешергә теләми иде. Ниязны да, гаиләсен дә тынычлыкта калдырмады. Дилбәрнең бер-бер артлы ике баласы тугач та чигенмәде. Әнисә белән ләззәт утларында янып кайткан Нияз хатынына акырды, балаларны елатты. Хатыны белән аралары якынаеп, дуслаша башлагач кына, арага янә Әнисәнең сөйдергечләре килеп керә иде.
Шулай итеп, тынычлап яшәтмәде Ниязны. Бу күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, хатын үзе әнә чиргә сабышты һәм урын өстенә калды. Хәзер инде ул көчсез. Дилбәрнең догалары җиңде аны! Ә менә Әнисә укый алмый. Дога укыганны ишетсә дә җене уяна, эчтә нидер үрле-кырлы сикеренергә тотына, дога укылган җирдән чыгып китәсе килә башлый. Шуңа күрә өшкерәм дип килгән әнисенә дә каршы килә. Үлем белән күзгә-күз очрашасы көннәрдә дә денгә килә алмый хатын. Ничек кичерер икән аны Аллаһ Тәгалә? «Кеше гаиләсен еллар буе елатып яшәттем». Алар, бәлки, бәхетле картлык күрер, ә менә Әнисәнең киләчәге юк...
Хатын тагын сулкылдап еларга тотынды. Ниязга булган юньсез мәхәббәте аны көлгә әйләндерде, тормышын астын өскә китерде, гомере буе газап утларында көйдерде... Әгәр ул аңа өйләнгән булса, хатын чуаш карчыгының сукмагын таптар идемени? «Ул гаепле! Бары тик ул гына!» – дип сукранды Әнисә. Шуңа да бәхиллек сорый алмый ул аннан. «Кичерүне Нияз сорарга тиеш! Кызның яшьлек мәхәббәтен, хисләрен аяк астына салып таптады. Кызын да үги әти белән үсәргә мәҗбүр итте...»
Качып котылып булмый... Көн саен килергә талпынган Газраилне көтүләре мең кабат газаплырак икән. Куркыта, шомландыра. Алда үзеңне ни көтәсен белмәү исән көе сүрән утта яндыра... Көзге төннең караңгылыгы каберне хәтерләтә. Син ятасың, кымшана алмыйсың... Килеп бусалар да карыша алмыйсың, үзеңне яклый алмыйсың...
Әлеге уйлар һәр төн саен килә Әнисәгә. Һәр төн саен газаплыйлар. Кайчакта дәртләнеп, әллә соң миңа да дога укып караргамы, дип өметләнеп карый. Әмма булдыра алмый. Бисмилласын әйтү белән йөткеренергә, буылырга тотына. Эче кайный башлый. Күзләренә яшь тыгыла. «Күрәсең, җанымда гөнаһ шулхәтле күп, хәтта дога да керә алмый». Соң шул инде, артык соң...
Үләр алдыннан гына Аллаһны искә төшерүдән ни файда. Аллаһ бит ул сихерче чуаш карчыгы түгел. Үзеңә кирәк чакта гына янына барып килә алмыйсың.
 
Идел, №7


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013
Hosted by uCoz