Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: “Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребез турында, махсус аларга багышлап энциклопедик хезмәт эшлисем килә”
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Шаһинур МОСТАФИН: “Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребез турында, махсус аларга багышлап энциклопедик хезмәт эшлисем килә”

Шаһинур Мостафин

9 майда Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 68 ел тулды. Бу уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында сугышның башыннан ахырына кадәр партизан-разведчик булган, әтисен 34 ел буе эзләгән, аңа багышлап китап язган, күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Бөек Ватан сугышы партизаны”, “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнгән, күптән түгел генә вафат булган Чәчкә Миңнегали кызы Заһировага багышланган видеоконференция узды. Сүз аның тормышы, әтисенә багышлап язган китабы, сугышта партизаннар хәрәкәте һәм хәзерге вакытта эзтабарлар хәрәкәте турында барды. Сөйләшүдә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә каләм тибрәтүче, Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ М.Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, «Хәтер яктысы» экспедициясе җитәкчесе Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин катнашты.

Шаһинур абый, сез байтак еллар Чәчкә апаны белгән, аның белән аралашкан кеше буларак, безне аның белән таныштырып китегез әле. Кем соң ул Зоя Космодемьянская белән бер отрядта көрәшкән партизан-разведчик Рита – Чәчкә апа Заһирова?
Ш.М.:
Чәчкә апаның, чыннан да, исеме җисеменә туры килеп тора. Мин заманында үземнең китапларымда да: "Ул тормышыбызның чәчкәсе", - дип язган идем. Аның бөтен тормышы тоташ янудан, батырлыктан һәм матурлыктан тора. Бөтен кылган гамәлләре матурлыкка, эшчәнлеге батырлыкка корылган дип әйтәсем килә. Ул гаҗәеп үзенчәлекле шәхес иде. Үзенең туксан яшенә барган көннәрдә, шушы елның 14 нче апрелендә, безнең каһарман әдибебез Рафаэль Мостафин үлгән көнне вафат булды. Без аны, зур хөрмәт күрсәтеп, үзенең васыяте буенча сөекле туганнары, ире җирләнгән урында - Татар зиратында җирләдек. Аның балалары юк, әмма ул һәркайсыбызны баласы кебек якын күрде, гел өенә дәшеп торды, без аңа гел барып булышып тордык. Ул минем әниемнең яшьтәше. Әнием, Аллага шөкер, исән-сау, 89 яшендә. Чәчкә апаның беренче китабы “Шәһитләр авазы” дип атала. Бу татар телендә чыккан, чын мәгънәсендә бик уникаль китап.

Монда Чәчкә апаның, ул бит әле партизан һәм разведчик кына түгел, зур галимә икәнлеген дә әйтеп китү кирәк. Икътисад фәннәре кандидаты ул, заманында Казан дәүләт финанс институтында укыткан, доцент булган кеше. Менә шул чорда ул эзләнүләрне оештырып җибәрә дә инде. Әтисен эзли башлау белән, башкаларны да эзли башлый һәм бик күпләрне таба. Әйткәнчә, 34 елдан соң әтисенең каберен эзләп таба. Аның каберен тапкач, ул шушы дивизия, һәлак булганнар өчен махсус Казанда - беренче һәйкәлне, аннары инде икенчесен Белоруссия җирендә куйдырды. Ул гаҗәеп дәрәҗәдә тиктормас җан иде. Беркемгә дә тынгы бирмәде һәм фидакарьлеге белән башкаларны да шулай эшләтте. Без аңа бик рәхмәтле.

Монда иң кызыклысы шул: ул татар телендә беренче булып "Реквием" тудырды. Ун бүлектән һәм 1000 юлдан торган реквием танылган шәхесләргә багышлана. Без аны бергәләп, бик җентекләп 7 ай эшләдек. Монда үзәк темалар булып ятимнәр, ялгыз кызлар, ялгыз аналар, тол хатыннар ялваруы кергән. Реквиемны ул атаклы композитор Моцарт әсәрләре белән танышып, татарчалаштырып, үзебезнең йөрәккә якын итеп язган. Әлеге реквием беренче тапкыр “Татар иле” газетасында басылып чыкты. Бу өлкәдә безгә ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова нык булышты. Чәчкә апаның бу китапта тагын шигырьләре, публицистик мәкаләләре бар.

Ул үзенең сугышчан дусларын барлау буенча да нәтиҗәле эшләде. Аның иң зур, 33 ел буе эшләгән хезмәте – “На пути к Твоей Памяти ...” китабы. Китап тышлыгында - әтисенең һәм үзенең рәсеме. Ул үлгәндә дә шушы китапны күкрәгенә кысып үлде. Чәчкә апа әлеге хезмәтне үзенең сугышчан дусларына, гаиләсенә, әти-әнисенә, кыз һәм ир туганына, аларның балаларына багышлаган. Чәчкә апа монда беркем дә әйтмәгән сүзләрне дә язган. Зоя Космедемьянская турында аерым бүлеге бар. Алар арасында әле менә безнең якташыбыз Фәрит Фазлыәхмәтов бар. Ул Саба, Кукмара, Мамадыш районнары егете. Легендар-разведчик, дошман тылында ул "Александр Матросов" псевдонимы белән йөри. Маршаллардан Василевский белән Рокоссовский аның турында югары фикердә була. Алар 9903 дигән разведчиклар-диверсантлар отрядында хезмәт итә.

Чәчкә апаның васыяте буенча без бу китапны аның бүгенге көндә дә исән булган сугышчан дусларына, аларның балаларына илтеп тапшыру максатын куйган идек. Бу өлкәдә безгә Столбище урта мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы Мөнирә Гомәр кызы Садыйкова нык булыша. Ул бу китапның җаваплы сәркәтибе дә булды. Чәчкә апаны, үз әнисе кебек, соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, карап торды. Без моның өчен аңа бик рәхмәтле. Ул күптән түгел генә үзенең укучысы Ринат Фазлыәхмәтов белән Мәскәүдә зур гына халыкара конференциядә катнашты. Анда “Страницы семейной славы” дигән интернет конкурс булды. Мөнирә Садыйковага “Укытучы-остаз” дигән мактаулы исем бирелде. Укучысына да, үзенә дә лауреат дипломнары тапшырылды.  

Чәчкә апаның күкрәк тулы орден, әмма ул беркайчан да аның белән масаеп йөрмәде. Ул, күрсәткән батырлыклары өчен, “Кызыл йолдыз”, I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Бөек Ватан сугышы партизаны”, “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ул үзе теләп фронтка китә, разведчик-диверсант буларак, 1941 елның 15 октябреннән 1944 елның 20 июленә кадәр дошман тылында хәрәкәт итә. Менә шундый уникаль шәхес бу.

Шаһинур абый, нигә Чәчкә апаның бу китабы рус телендә язылды?
Ш.М.:
Чөнки Чәчкә апаның сугышчан дусларының 99 проценты – руслар, белоруслар, латышлар һәм башка милләт вәкилләре. Ул аларга барып ирешсен диде. Без аны киләчәктә, Чәчкә апаның васыяте буенча, татарчага тәрҗемә итәчәкбез. Бу китапны Мәскәүдә алып калганнар, аны башка телләргә дә тәрҗемә итәргә мөмкиннәр. Чөнки бу бик кызыклы китап. Элекке чорларда ничек эшләгәнәр диеп, хәтта бу китап белән бүгенге көн разведчиклары да кызыксына.

Китаптагы барлык фактлар да реальме?
Ш.М.:
Әйе, барлык фактлар да реаль. Бер ялган сүз дә кермәде. Ул турысын әйтә торган кеше: хәтта язарга ярамаган сүзләрне дә язды. Ничек булган, ни өчен үтерелгәннәр, кайчагында безнең салтыкҗаннар да булган – анысын да курыкмыйча әйтте ул. Ләкин китапның 99,9 проценты - батырларыбыз турында. Бу – чын мәгънәсендә дөреслек турында дәреслек.

Шаһинур абый, без Зоя Космедемьянская турында беләбез бит инде, аның турында кинолар да бар. Ә менә батыр йөрәкле Чәчкә апа турында мәгълүмат бик таралмаган кебек тоела миңа. Моның сәбәбе нидә микән?
Ш.М.:
Чәчкә апа ул бик тыйнак кеше иде. Шуңа күрә үзе турында беркайчан да шапырынырга яратмады. Иң кызыгы шунда: ул – шәм кебек. Шәм үзе, күләгәдә калып, дөньяны яктырта. Ул менә шундый шәхес иде. Шулай яшәде ул: аның тормышы бик катлаулы булды – бертуган энесен, сеңлесен, ирен, әнисен җирләде. Ләкин барыбер мәңге бирешмәс имән кебек калып, үзенең сугышчан дуслары истәлеген мәңгеләштерү өчен ахыргы көненә кадәр көрәште. Аллага шөкер, бу дөньядан бурычын үтәп китте.

Шаһинур абый, Чәчкә апа кебек, чыгышы белән Татарстаннан булган башка партизаннар турында да мәгълүмат бармы?
Ш.М.:
Мәгълүмат шактый, менә үземнең “Хәтер яктысы” дигән китабымда сүз бик кызыклы шәхес турында бара. Ул - Кукмара районының Битләнгер авылында яшәгән, 1919 елда туган Зәки абый Җәләлиев. Зәки абый 1941 елның октябрендә, сугышта яраланып, аңсыз килеш әсирлеккә эләгә һәм озак вакыт Югославиядә тоткынлыкта була, ләкин кача, көрәшә. Зәки Җәләлиев 1943 елда сак астында Югославиягә озатылган кеше. 1944 елның апрелендә ул Татарстанның Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы) Олы Кавал егете Габделхак абый Галиуллин һәм тагын бер казах, ике рус әсире белән качып, Югославия партизаннарына кушыла. Зәки Җәләлиев, шулай итеп, партизаннарның 33 нче девизиясенә караган икенче Масловецкая бригадасында рус ротасы сугышчысы булып китә. Фашистларга каршы күп кенә сугышларда катнашып, 1944 елның 11 октябрендә Новый град каласы янында авыр яралана. Якташы Габделхак абый Галиуллин шунда батырларча һәлак була.

Зәки Җәләлиев алдынгы комбайнчы, авылның мөхтәрәм мулласы була. Аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирергә тиеш булалар. Әмма әсирлектә булу сәбәпле бирмиләр, бары тик ВДНХның (СССР Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең) Алтын медале белән генә бүләклиләр. Әмма әсирлектә булгач, пенсиясен түләмиләр. Шулай да дөреслек барыбер җиңә.

Тагын бер кызыклы вакыйга турында әйтәсем килә: ул Зәки абыйга дөреслеккә ирешү өчен Ходай Тәгаләдән бирелгән бер әмер булгандыр инде. 1990 елның маенда Югославия партизаннарының Орел һәм Брянск шәһәрләрендә Бөтенсоюз очрашуы үткәрелде. Аларга анда “Партизан Югославии – гражданин СССР” дигән медальләр тапшырылды. Шунда Зәки абый үзенең дусларын тапты. Аның бу вакытта аяклары сынган иде, без аны Рәфкать исемле улы, Рифат исемле канкардәше белән аркабызга күтәреп алып бардык. Борис Гусев дигән партизан дустын табып, аны монда кунакка чакырдык. Аннан соң Югославия илчелеге кешеләрен авылына чакырып, зур бәйрәм ясадык. Зәки абыйга Югославиянең зур бүләкләре тапшырылды. Ул анда милли герой булып йөри икән, шаккаткыч. Шуннан соң Кукмара районының военкомы Зәки абыйдан тезләнеп гафу үтенде. Аның батыр икәнлеген белгәннән соң, түләнмәгән пенсияләре дә түләнде. Менә шундый кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар булды.

Мәскәүдәге Югославия илчелегеннән һәм Югославиянең үзеннән Кукмарага бер гап-гади татар абзыен күрү, аңа орденнар, бүләкләр тапшыру өчен 1991 елның 11 августында 4 кеше килде. Без дөреслекне эзләп табу өчен, Югославия архивларына язган идек. Алар белән Мәскәүдәге илчелеге аша элемтәгә кердек. Алар бирелгән документлар нигезендә Зәки абыйны акладылар. Менә шундый кешебез бар безнең, ә андыйлар байтак.

Икенчесе – безнең атаклы җәлилчебез, Мамадыш районы егете Фәрит Солтанбәков. Аның турында “Эш күрсәткән ирне Ил онытмас ...” дигән китап ике телдә чыкты. Үзе исән чакта без аның хатирәләрен язып калдык. Партизаннарны эзләү эше дәвам итә, әле башкарасы эшләр байтак.

Шаһинур абый, бүгенге көндә эзтабарлар отрядлары күпме, алар нинди уңышларга иреште?
Ш.М.:
Эзтабарлар һәр районда диярлек бар, шулай да Кукмара районындагысы аеруча нәтиҗәле эшли. Аңа мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев җитәкчелек итә. Ул бөтен гомерен шушы эшкә багышлады. Балалар, “Кар десанты” белән ул күпме җирләрдә булды. Анда безнең Рәшит Миннегалиев дигән кеше дә бар. Аның белән Кукмара газеты редакциясендә бергә эшләгән елларда эзтабарлык эше нык көчәеп китте. Якташларны барлау, эзләп табу, геройларыбызны, билгесез каһарманнарыбызны яктырту өлкәсендә. Кукмарадан бик күп кешеләр чыкты. Без бу эшне Мамадыш районы газетысында эшләгән чорда ук башлап җибәргән идек. Менә төп-төгәл 45 ел буе шушы эзләнүләр дәвам итә. Тора-бара без бу эзләнүләргә – экспедициягә “Хәтер яктысы” дигән исем бирдек. Соңгы берничә дистә ел дәвамында безнең эзтабарлар дәһшәтле сугыш җилләре үткән Брянск, Волгоград, Донецк, Кировоград, Львов, Мәскәү, Псков җирләрендә, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында булып, моңарчы билгесез булган геройларны эзләп таптык, аларга һәйкәлләр куйдырдык, китаплар чыгардык, радио-телевидение тапшырулары аша халыкка җиткердек. Аларга багышлап документаль фильмнар төшердек. Урамнарга, мәктәпләргә, парк-скверларга аларның исемнәрен бирүне оештырдык. Алар батырлык үрнәге күрсәткән һәм бер үк вакытта туып-үскән җирләрендә һәйкәл-бюстлар куйдырдык. Һәйкәлләрнең саны өч дистәдән артып китә. Алар арасында бөтенләй билгесез булган каһарманнарыбыз да, геройларыбыз да бар.  Мәсәлән, очучы егет Георгий Смирнов. 1941 елны аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш була. Әмма, ни кызганыч, бирелми кала. Аны эзләп табып, 2008 елда бу исемне зурлап бирүне оештырдык, һәйкәлен дә куйдык. Ул - Мамадыш районы Албай авылы егете. Бу авылдан 6 каһарман чыккан. Советлар Союзы Геройлары да, Хезмәт Геройлары да – шушы авылда.

Һәйкәлләр, дигәннән, тагын шунысын әйтәсем килә: Мамадыш районында сугышта 8 баласын - фидакарь уллары Исмәгыйль, Ибраһим, Мөгъәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдинне югалткан анага без беренче мәртәбә һәйкәл куюны оештырдык. Бу, гомумән, дөнья тарихында бик сирәк күренеш. Фатыйха апа Әхмәдиеваның соңгы малае Япониядә сугышның соңгы көнендә – 1945 елның 18 августында һәлак була. Әлеге Ана һәйкәле Мамадышның нәкъ үзәгендә – чын мәгънәсендә “йөрәгендә” тора. Без ананы зурладык – заманында аның турында “Азатлык” радиосы аша да сөйләдек, аның турында повестем Мәскәүдәге “Наш современник” журналында 2003 елның июль санында чыкты. Шулай ук “Современная татарская проза” дигән антологиядә дә урын алды ул.

Шаһинур абый, эзләү-тикшеренү урыннарын нинди мәгълүматлар нигезендә билгелисез?
Ш.М.:
Безгә кайчагында, теге яки бу кешене эзләп табып булмасмы, дип мөрәҗәгать итәләр. “Хәтер яктысы” берләшмәсе булгач, без һәрвакыт Мәскәү белән элемтәдә торабыз. Әйткәнемчә, чирек гасыр инде Подольск шәһәрендәге архивта эшлибез. Анда эшләгәндә бөтенләй көтелмәгән кешеләр табыла. Син бер кешене эзләргә барасың, уйламаганда икенче кеше килеп чыга. Без табылганнарның берсен дә калдырмыйча алып кайтырга һәм “Хәтер китабы”на бирергә тырышабыз, чөнки үзара элемтәдә торабыз.

“Хәтер китабы” турында аерым әйтеп китәсем килә: анда безнең күптәнге дустыбыз Анатолий Александрович Иванов эшли. Ул 22 ел дәвамында 28 том “Хәтер китабы”н чыгарды. Анда яу кырында һәлак булган, әсирлектә булганнар белән 350 меңнән артык кеше турында мәгълүмат керде. Аннан соң 31 томда ике телдә “Алар җиңү яулап кайтты” дигән китаплар басылды. ВалерийЧерепанов дигән егетебез кебек, ул да, Татарстанга килеп, каһарманнарыбызны халкыбызга кайтару өчен шулкадәр күп эш эшләде, аларга мең дә бер рәхмәт әйтәсе килә. 

Минем тагын бер китап турында әйтеп китәсем килә. Дөньяда “и один в поле воин” дигән сүз бар. Сугыш кырында бер кеше дә батыр була ала икән менә бу очракта. Үзе яшь кенә булса да, Герман Шакиров дигән егетебезнең язмышы бик кызыклы. Аның турындагы “И один в поле воин ...” дигән китапны Генштабта полковник булган бертуган абыйсы Мәгърүф Шакиров язды, без аңа булыштык. Мөхәррәм Каюмов дигән егеткә заказ бирдереп, поэма да яздырдык. Мәгърүф абый исән чагында – 2000 елда бу китап “Татарстан китап нәшрияты”нда басылып та чыкты. Ә бу егет үзе – старшина Герман Шакиров – 1942 елның 9 ноябрендә Төньяк Осетиянең Майрамадаг авылы янында, бер бәйләм граната белән, фашист танклары колоннасы башында баручы иң куәтле машина астына ташланып, аны шартлата һәм, Суар тарлавыгына юлны бикләп, безнең сугышчыларга җиңүгә юл ача. Шуның аркасында бөтен Кавказда яу тукталып кала.

Аннан соң безнең “Сүз” нәшрияты да үзенең эшен матур гына алып бара. Күптән түгел генә бездә өч телдә сугыштан соң юрист булып эшләгән бик кызыклы шәхес Шамил Мәҗитов турында “Артиллерист офицер көндәлегеннән” дигән китап чыкты. Бу китапны аның хәләл җефете Рауза апа Мәҗитова эшләде. Бу офицер сугышта һәм аннан соңгы чорда ниләр кичергән – монда шулар сурәтләнгән. Без өч телдә чыгару белән оттык – аның турында дөнья халкы белә. Хәзер Рауза апа Мәҗитованың “Тапшырылган хатлар” дигән икенче китабын басмага әзерлибез. Без анда аларның бер-берсенә язган хатларын туплап урнаштырдык.

Ә менә эзтабарлар эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган берәр китап чыгарылдымы инде?
Ш.М.:
Дистәдән артык китап чыкты, мин монда икесен - “Хәтер яктысы” һәм “Яңа меңъеллыкка очыш” китапларымны алып килдем. Менә, мәсәлән, “Яңа меңъеллыкка очыш” китабы уңаеннан бер кызыклы гына әйбер әйтеп китим әле. Без күптән үлгән саналган атаклы очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновны таптык. Ул Мөслим районында 10 балалы гаиләдә туа. Алар Ижау шәһәренә күчеп китә, ул анда очучылыкка укый, аннан сугышка китә. Һәм көннәрдән бер көнне – 1943 елның март азагында – боларның самолеты Ленинград өлкәсенең Карбусель авылы белән Малукса бистәсе арасындагы җирдә дошманны утка тотканда боларга снаряд тия. Алар, яна башлап, 4 метр тирәнлектәге сазлыкка төшәләр. Еллар үткәч, 2002 елның 12 июлендә очкыч табыла – аның уң канаты акрынлап су өстенә калкып чыга. Безнең экспедиция үзенә күрә бу өлкәдәге эшләрне эшләде инде. Аның Ижевскидагы туганнарын эзләп таптык. Самолеттагы Фәрдетдин Сәхәбетдинов “исән кебек” тора. Аның белән Егор Кретов дигән бер рус егете дә була. Аларның икесен дә чыгарып, зурлап җирләүне оештырдылар. Егор Кретовны Курск өлкәсе җитәкчеләре Ленинград өлкәсендә Киров районындагы Батырлык мәйданында җирләделәр. Ә татар егетен Ижауга алып кайтып, әнисе кабере янында 15 октябрьдә, бөтен мөселман йолаларын үтәп, кәфенләп җирләдек. Әнисе Таҗылбанат апа: “Көтегез, улым барыбер кайтачак”, - дип әйтеп үлгән. Җирләгән көнне аның бертуган сеңлесе Разыя апа төш күрә: ак күлмәген кигән әнисе, килеп: “Улым, синең килүеңне көткән идем”, дип, Фәрдетдинне кочаклап ала. Ул башына нигәдер, очучылар фуражкасы түгел, тимер юлчылар фуражкасы кигән була. Аннан соң без үзебезнең Президентыбызга, ул чакта Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Шуннан Татарстан – Ижау тизйөрешле поездына аның исемен бирделәр. Безнең каһарманның батырлыгы шул рәвешле рәсмиләштерелде, дип без дә сөенеп йөрибез инде.

Эзтабарлар эшчәнлеге вакытында концлагерьларда утырган Татарстан сугышчылары табылмадымы?
Ш.М.:
Алар бар. Мәсәлән, шул ук Зәки абый Җәләлиев, Фәрит Солтанбәковлар. Рушад Хисаметдинов бар, аның белән очрашып, хәзерге вакытта китабын эшлибез. Менә Әмир Үтәшев – аның турында минем повестем дә чыкты. Без яу кырында һәлак булганнарны да, әсирлектә булганнарны да, билгесез югалганнарны да эзләп табабыз һәм бер үк вакытта тыл батырларын да онытмыйбыз. Соңгыларына “Яңа меңъеллыкка очыш” китабымда мин аерым бүлек багышладым. Медальнең ике ягы бар: бер ягында сугыштагы батырлык булса, икенче ягында тылдагы фидакарьлек бит инде. Бу тыл белән фронтның бердәмлеге аркасында яуланган җиңү. Алар исән булганда, мөмкин кадәр җылылык һәм игътибар биреп калырга кирәк. Тылдагыларга да, фронтта булганнарга да. Төп максат шул – алар турында сурәтләп калдырырга кирәк. Аларның батырлыгы яңа меңъеллыкка барырга тиеш, дип уйлыйм мин.

Шаһинур абый, әлбәттә, мондый зур эшне башкарып чыгу бик авыр. Шушы эзләнү эшендә сезгә кемнәр ярдәм итә?
Ш.М.:
Миңа иң беренче ярдәм иткән кеше – әтием. Ул – Бөек Ватан сугышы каһарманы. Александр Матросов кебек батырлык күрсәткән кеше. Әтием әйткәч, миңа эзләнүләр барышында Александр Матросов батырлыгын күрсәткән 438 кешене табарга туры килде. Шулар арасыннан 9 кеше исән-сау кала. Әтием үзе Псков өлкәсе Невель районы Горушки авылы янында күкрәге белән фашист амбразурасын каплый. Бомбалар төшкәч, күмелеп кала, ләкин биш бармагы өскә чыккач, эзләп табалар. Ишетми, күрми, сөйләшми әтиебез. Иваново шәһәрендә 7 ай госпитальдә ята. Шуннан соң, азрак хәл керә башлагач, 1944 елның 5 маенда аны туган ягына озатып куялар. Ул кайтасы көнне апам төш күрә: көтүгә киткән сыерыбыз сукыраеп кайткан да, капка төбендә мөгрәп тора, ди. Нәрсәгә булыр микән дип уйлый апа. Әтинең сугыштан кайтканын ишеткәч, шаккаталар: чөнки аның ике тапкыр үлгән хәбәре килгән була. Ә ул безнең бәхеткә исән калган. Әти үлгәннән соң, 1982 елның 25 гыйнваренда аңа шул батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены килеп төште. Ярымсукыр булса да, ул, урманда эшләп, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән дә бүләкләнде.

Димәк, сезнең эзтабарлар эшчәнлегенә әтиегез нигез салган булып чыга инде?
Ш.М.:
Әйе, нәкъ шулай. Ул миңа: “Син эзләп тап. Улым, безнең кебекләр Бөек Ватан сугышында күпме булган?” - дип әйтте. 1961 елның 20 февралендә Муса Җәлилгә багышлап беренче шигыремне язган идем, шагыйрь булам дип хыялланган идем. Шагыйрь дә мин бер үк вакытта, әмма күбрәк документаль проза өлкәсендә эшлим хәзер. Ул үзенә бөтереп алып китте: архивка Әбүгалисина мәгәрәсенә барган кебек барабыз. Анда һәр көнне зур ачышлар белән, белмәгән, күрмәгән нәрсәне эзләп табып алып кайтасың.

Моннан тыш, әле минем рухландырып торган кешеләрем, якыннарым бар. Хәләл җефетем - озак еллар дәвамында командировкаларда йөргән чакта рухландырып торган Дамирә Рафаэль кызы. Ул Чистай ягыннан иде, ни кызганыч: автомобиль һәлакәтенә очрап, вафат булды. Ул елмаеп озатып кала, елмаеп каршылый иде. Иң зур ярдәмчем ул булгандыр бәлки. Әниебезгә дә бик рәхмәтле без. Исән-сау гына була күрсен! Сеңлем Илсөяр Тимербаева да проза өлкәсендә эшли. Ул әтием турында “Кайту” дигән документаль повесть эшләде. Әнием турында “Әниемнең күңел сандыгы” дигән әсәре бар.

Эзләнү эшләренә килгәндә, тагын нинди уйлар белән янып яшисез?
Ш.М.:
Мин хәзерге вакытта өч китап өстендә эшлим. Беренчесе аның “Алар – Җәлил йолдызлыгыннан!” дип атала. Бу Муса Җәлилнең көрәштәш дуслары һәм аның дәвамчылары турында. Анда Польша җирендә һәлак булган Рәхим Саттар, безнең якташыбыз Рушад Хисаметдинов, Мамадыш төбәгеннән Фәрит Солтанбәков, Башкорстан төбәгеннән булган, Арчада эшләгән, Казанда яшәгән, монда акланып, әсирлектә булган бик күпләрнең исемнәрен кайтарган легендар бер шәхес Әмир Үтәшев (мин аның турында махсус повесть тә яздым инде) керәчәк, бишенче җәлилче минем остазым Рафаэль Мостафин булачак. Икенче китап “Үлмәс моң варислары” дип атала. Ул 1941 елда туган һәм әтиләренең башкарылмый калган эшләрен дәвам итүче үлмәс җаннар бу. Батырлык бит ул кан, геннар аша күчә. Монда Фоат абый Галимуллин, Рәфыйк Рәүпов, Кукмарадан Мәгъфүрә апа Гайнетдинова кебек кызыклы шәхесләр кергән. Без анда 1941 елда туган байтак кешене тупладык. Өченче китап “Онытырга мөмкин түгел!” дип атала. Ул - сугыш кырларындагы яңа табылган батырлар турында. Монда очучылар, танкистлар, артиллеристлар бар, тыл батырларын да керттек.

Аннан соң Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребез турында, махсус аларга багышлап энциклопедик хезмәт эшлисем килә. Мәскәүдә армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең кереш сүзе белән рус телендә “Татарлар” дигән кызыклы китап чыкты. Анда безнең бик күренекле шәхесләр тасвирланган. 2007 елның 17 апрелендә аны миңа М.Ломоносов премиясен тапшырган вакытта бүләк тә иттеләр. Шаккатмалы китап, үзенә күрә безгә үрнәк инде ул. Бу китапны күргәч, миндә дә шундый энциклопедик китап эшләү теләге туды. Безгә дә шундый хезмәтне чыгарырга кирәк. Белсеннәр халкыбызның нинди гайрәтле икәнлеген. Маршаллар да татар халкының нинди батыр булуы турында әйтеп калдырган. Сүз дә юк: һәр милләтнең үз батырлары бар, мин татарларны гына аерым күтәреп чыгарга теләмим, бу очракта дөрес аңласыннар. Һәр милләт үзенең батырлары белән горурланырга тиеш.

Менә туган авылым турында “Тамчыда чагылган кояш” дигән китап эшлим. Бер авыл аша бөтен илне сурәтләргә була. Безнең Мамадыш районы Арташ авылыннан да бик кызыклы шәхесләр чыккан.

Видеоконференциянең тулы вариантын http://tat.tatar-inform.ru/video/393/ адресы буенча карап була.

Сөйләшүне Римма ГАТИНА язып алды.

www.Tatar-inform.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013